Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яши белү (хикәя)

Кызы Зөләйха институтны ташлаганнан бирле Рави­лә җаны әрнүгә чыдый алмый йөри. "Әй, юләр кызый, юләр кызый. Кайберәүләр шикелле имтиханнарын бирә алмый интексә, укып-укып та башына кермәсә, аңлар, кичерер идең. Юк бит, алай түгел, китабына ике тапкыр күз төшереп алса, чатнатып сөйләп бирә. Уйнап кына укый. Кешеләр институтка керер өчен чәчләрен...

Кызы Зөләйха институтны ташлаганнан бирле Рави­лә җаны әрнүгә чыдый алмый йөри. "Әй, юләр кызый, юләр кызый. Кайберәүләр шикелле имтиханнарын бирә алмый интексә, укып-укып та башына кермәсә, аңлар, кичерер идең. Юк бит, алай түгел, китабына ике тапкыр күз төшереп алса, чатнатып сөйләп бирә. Уйнап кына укый. Кешеләр институтка керер өчен чәчләрен йолкый-йолкый әзер­ләнәләр, тегендә чабалар, монда йөгерәләр. Балаларының артыннан йөри-йөри ата-аналарының табаннары төшә. Ә бу юләр укуының яртысын бетергәч ташлый. Сәбәбе җитди булса, тагын бер хәл иде. Имеш, укыган кызларга кияү чыкмый. Имеш, картайганчы укып гомер уздырганчы, тегүчелеккә эшкә керәм..."


Институт ташлавы белән ана, бәлки, килешер дә иде, ни генә әйтмә, кызының сүзләрендә хак­лык та бар сыман, укыган кыз­ларның шактые нилектәндер тормыш кора алмыйлар. Кыз бала өчен ялгызлык - зур фаҗига, зур кимчелек. Ә менә Зөләй­ханың "тегүче булам" дигән сүз­ләре аның сабырын сындырды:
- Юк! - диде ул, кискен итеп. - Те­гүче кеше - дөньяда иң бә­хет­сез кеше. Ул сукыр тычкан кебек яктылык күрми яши. Минем бә­хетсез булуым да җиткән.
- Син бит, әни, бәхетсезлегеңә үзең сәбәпче. Яши белсәң, тегүчелек - хәзер иң шәп һөнәр. Ә син яши белмәгәнсең...


Кызыннан мондый гаепләү карары ишетермен димәгән иде Равилә, куырылып төште. "Яши белмәгәнсең!" Бу бит кеше өчен иң олы, иң каты хөкем. Димәк, синең гомерең бушка узган, димәк, сиңа бары шул кала: яки барган юлыңнан кире борылырга һәм барысын өр-яңадан башларга, яки ахыргача шушы ялгыш юлыңны дәвам итәргә. Гомер юлының уртасын узган кешегә кире борылу җиңелрәкме, әллә кирәксез йөгеңне өстерәп алга барумы? Кыен, һәр икесе бер үк дәрәҗәдә кыен. Зөләйха әнисе йөрәгенә никадәр шом салуын аңлап җиткермәде, күрәсең, үзенекен дәвам итте:


- Соң, әни, үзең уйлап кара: я нәрсәбез бар безнең? Нәрсәгә ирештек? Патша сараедай фатирыбызмы? Кешеләрнең һушын алырлык өй җиһазларыбызмы? Үзебез тегеп кигән күлмәкләрдән гайре ниебез бар соң?


- Андый фатирларга кызыккач, укуыңны ташламыйлар аны. Укыган кеше теләгенә бер ирешә. Мин наданлыгым аркасында сиңа матур тормыш бирә алмаганмындыр.


- Юк, әни... - диде Зөләйха. - Эш белемдә түгел. Син үзеңне хөр­мәт иттерә белмәгәнсең. Ә бит синең кулларың алтын. Алтынны аны саклабрак тоталар. Акча бәясе артында алтын торган кебек, кешеләрнең дә вакланмый торган байлыгы булырга тиеш.


- Миңа синең сыман институтларда уку бәхете эләкмәде шул, - диде Равилә, хәтере калуын яшермичә, - синең төсле матур итеп сөйли белмим. Алай бик белдекле икәнсең, аңлатып бир: минем ялгышым, синеңчә әйтсәк, "яши белмәвем" нәрсәдә?


- Үз кадереңне үзең белмәү­дә. Кем сораса, шуңа бил бөгүдә. Син дөньяга энә күзе аша гына карап яшисең, ә энә күзеннән күренгән дөнья бик тар, бик кысан ул. Шуның аркасында...
- Җитте! - диде Равилә, чиксез ачуланып. - Әтиеңнең исемен телгә аласы булма. Менә үзең тормыш корып кара әле, шуннан соң дөньяга нәрсә күзе аша карарсың икән?! Укымаган килеш әллә кая сикерә алмассың. Тормыш аякларга бик тиз тышау сала ул.


- Һәрхәлдә, үземне санлата белермен мин, - диде Зөләйха, бирешергә теләмичә, - кирәк икән, институтны да бетерермен. Затлы савыт-сабалар шкафында диплом тоту модага кереп бара. Әйе, синең каланчаң биеклеген­дә калмас өчен мин бөтенесен эшләрмен. Хәзер эшлекле кешеләр заманы...


"Эшлекле кешеләр..." Ә соң Равилә эшлексезмени? Кечкенә­дән бөтен йорт эшләре аның җилкәсендә иде. Әнисе җитәкче кеше - авыл советы председателе, көне-төне башкалар турында кайгыртып, үз өенә күз салырга вакыт тапмады. Шуның аркасында үзе - ирсез, Равилә әтисез калды. Паспорт алырга яше җитүгә Равилә районга китте. Тегү мас­терскоена эшкә керде.
Идрис белән танышуларына да Равиләнең тегүчелеге сәбәпче булды. Равилә әле һаман ул вакыйганы бик яхшы хәтерли.


Алтмышынчы еллар. Кешеләр әле бүгенгедәй һәр яңа чыккан мода артыннан кумыйлар, өс­ләре бөтен булса, шуңа куанып яшиләр иде. Равиләгә күбрәк гади ситсы күлмәк тегәргә туры килә. Ни хикмәттер, Равилә - тегүчелекнең серләрен бик тиз үзләштерде. Бер генә кеше дә ул теккән киемне күтәреп, теге җире ошамый, бу җире килешми дип, тавыш кубарып килмәде. Хәер, Равилә эшне "ярар әле" дип эшли белми. Матурлыкны аермаган бетерешкән карчыкмы ул яки яңа аягына баскан сабыймы - һәммәсенә бөтен сәләтен, бар осталыгын салырга тырыша. Шуңамы, шәһәрләр артыннан куып килүче район үзәгендә аны белмәгән кеше юк диярлек, аның өенә эш китереп йөдәтеп бе­терәләр. Бу нәрсәгә бәлки осталыгыннан бигрәк карусызлыгы сәбәпче булгандыр.


Кулына шактый ук кыршылган пальто тотып килеп керүче бер егетне күргәч тә һич гаҗәпләнмәде Равилә. Бары тик:
- Миңамы? - дип кенә сорады.
- Юк, - диде егет, - миңа Ра­вилә апа кирәгие.
Равилә чак пырхылдап җи­бәрмәде. "Апа, имеш. Аңа нибарысы унтугыз тулды ла. Тукта, кызык итик әле бу егет кисәген..."
- Кызганычка, Равилә апаны Казанга курсларга җибәр­деләр шул. Рәтләп тегә белмисең, өйрәнеп кайт, диделәр.


Егет Равиләнең бу сүзлә­реннән соң алып килгән пальтосын кая куярга белмәгәндәй, әле бер кулына, әле икенче кулына күчергәләде. Аның бар өмете шушы иске пальто белән Рави­ләдә иде, ахрысы: "Равилә апаны бик яхшы тегүче дигәннәрие бит", - дип, һаман чыгып китә алмый торды.


- Нәрсә тектерәсең? - диде Равилә, ул инде аның кулындагы пальтосын күрүгә үк эшнең асылын аңлаган иде, ләкин кыюсыз егетне үртәү йөзеннән уенны дәвам иттерде: "Равилә апа урынына әлегә мин калдым, бәлки йомышыңны мина әйтерсең", - диде ул.


- Миңа оста тегүче кирәгие шул.
- Әлбәттә, әлбәттә, - диде Равилә, җитди күренергә тырышып, - бу кадәр олы пальтоны минем кебек кеп-кечкенә кыз ничек әйләндереп чыксын, ди...
- Каян белдең аны әйлән­дерергә икәнен?
- Күзләреңә язылган. Кая әле, карап карыйк. - Равилә егет кулыннан пальтоны алды. - Әйе, эше шактый күренә моның, әйләндерергә, сиңа таманлап тегәргә, шулаймы?
- Әйе.
- Якасын көя ашаган икән. Бүтән берәр нәрсә китерерсең. Ну-ка, егет, салып ташла әле шинелеңне, үлчәп карыйк. Сиңа яраклы берәр нәрсә чыгарып булыр микән моңардан?


Равилә егетнең үлчәмен алырга кереште. Куллар эшлә­гән­дә телләр дә тик тормады. Егет Идрис исемле икән. Бер елга якын армиядә хезмәт иткән. Ни беләндер авыргач, кайтарып җибәргәннәр. "Монда минем җизниләр тора, җизни мине буровойга эшкә кертәм ди. Анда эшли башласам, беренче получкамны алуга, әйләндергән пальтоны трактор астына салып таптатам", - диде Идрис, хыялга бирелеп.


- Ә нигә трактордан таптатырга? Чыгарып кына ташлар­сың.
- Юк, ярамый. Чыгарып ташласаң, тагын берәрсе кияр. Болай да инде ул олы абыйдан - бәләкәй абыйга, бәләкәй абыйдан миңа күчте.
- Ничәү соң сез?
- Унау. Әти-әниләр белән унике.
Равилә үзе гаиләдә бердән­бер бала иде. Шунлыктан унике кешенең бергә яшәп ятуын һичничек күз алдына китерә алмады.
Идрис белән алар әнә шулай таныштылар. Равилә озак вакыт егеткә үзенең исемен әйтми йөрде.


- Пальтоңны тегеп бетерәм инде, Равилә апаң һаман кайтмый, - дип каршы ала иде ул Идрисне.
- Ярый безгә, каткан тезгә, Равилә апаның помошнигы да,- дип җавап кайтара иде кыюлана башлаган Идрис. Билгеле, Рави­лә­нең кем икәнлеген ул күптән төшенгән иде инде.
Идриснең пальтосы коеп куйгандай таман һәм килешле чыкты. Беренче получкадан ук трактор астына салам дип шапырынган егет аны ике ел буе киде. Бары тик Равилә белән өйлә­нешкәндә генә яңа пальтога, яңа костюмга ирешә алды Идрис.


Туйлары аларның заманына күрә матур узды, тик туйдан соң Равилә өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Идрис һәр ял саен авылга кайту ягын карады, ә анда буш кул белән кайтып булмый, җитмәсә, авыллары район үзәгеннән шактый ерак. Ма­ши­надан машинага күчә-күчә, арып-талып кайтып керүгә, аннан-моннан тамак ялгау белән, тегү машинасы артына утырырга кирәк. Идриснең туганнары бик төче теллеләр иде. Равиләнең һәр киеп килгән киемен үтереп мактарга тотыналар:


- Әбәү, җаным, костюмың бигрәк матур икән, үзең тектеңме?
- Үзем, - ди Равилә.
- Кулың алтын шул синең, күзебез тия күрмәсен...
Әнә шулай Равиләнең күңе­лен йомшаткач, арадан берсе, көрсенеп:
- Безгә шушындый матур, үзебезгә үлчәп теккән киемнәр кияргә язмагандыр инде, - ди.
Әлбәттә, бу сүзләрнең үзенә ишарә икәнлеген аңлый Равилә һәм:
- Кая соң, кемгә нәрсә тегәр­гә? - дип, үзенең әзер икәнлеген белдерә.
Тиз арада сандыклар актарыла башлый, чөнки Равилә кайтуга дип күлмәклек яки костюмлык махсус алынган була. Ләкин дипломатиягә оста туганнар:
- Әллә кайчаннан бирле сандык төбендә ята-ята искереп бара инде, - дип, өр-яңа тукыманы тартып чыгаралар.


Аннары:
- Кунакка кайткан кешегә эш кушу уңайсыз, шулкадәр уңай­сыз, әгәр якын-тирәдә синең кебек оста тегүче булса, сине җәфа­ламас идек, - дип көрсе­нәләр. Тукыманы бирергәме-юкмы дип, ике­ләнеп калалар. Кайвакыт:
- Юк, юк, берәрсеннән тектерербез әле. Авыл кешесенә ярамаган тагы, күз бетереп утырма,- дигән булып, әйберләрен кире яшерә башлыйлар. Яшьлеге белән беркатлы Равилә аларның кулларыннан товарны тартып диярлек ала.
- Кулың белгән эшне эшләү рәхәт кенә, - ди, башкалардан бигрәк үзен ышандырыр өчен. Әйе, авырсынмый Равилә, кем сораса, шуңа тегә. Ә эш кимеми, һаман арта.


Идрис кайчагында аны ачуланып ташлый:
- Утырдың инде, клубка чыгарбыз дигәнием, Казаннан театр килгән, - ди.
- Син үзең генә бар, Идрис, - ди Равилә, йомшак кына итеп.- Күрәсең бит, башлаган эшне бетерергә кирәк. Киләсе атнага әллә кайта алабыз, әллә юк...
Идрис баштарак клубларга бик кыенсынып чыга иде, тора-бара күнекте. Кая киткәнен Равиләгә әйтеп тә тормый башлады. Аның турында: "Армиягә киткәнче йөргән Шәфигасы бе­лән очраша икән, тыкрыкта үбе­шеп торганнарын күргәннәр", - дигән хәбәрләр дә Равиләнең колагына килеп ирешкәләде.

Үз күңелендә тамчы кер булмаган Равилә бу сүзләргә ышанмады. Матур яшәвебездән көнләшеп, араны бозар өчен әйтелгән гайбәт дип карады.
Аннары Идрис үзе дә торган саен игътибарлырак була бара. Равилә чәчен икенче төрлерәк тарап үрсә дә, хәзер күреп ала:
- О, хатынкаем, син көннән-көн чибәрләнәсең. Кара аны авылда берәр егет үзеңә гашыйк булып, миннән тартып алмасын! Безнең авыл егетләре бик усал,- дип шаяра һәм Равиләне күтәреп алып, өй бетереп әйләндерергә тотына.


- Түшемдәге энәгә кадаласың,- ди Равилә. Мондый вакытларда аңа бик-бик рәхәт була. Ул көне буе эшләп аруларын оныта. Башын Идриснең күкрәгенә куеп, күпмедер вакыт дөньясының бөтен мәшәкатьләрен онытып тору аңа яңа көч, яңа рух өсти. Ә Идрис сизгер, хатынының кайсы кылын тарткач нинди көй чыгасын белә. Кичләрен озаграк йөрергә туры килсә, юри күңелсезләнеп кайтып керә.


- Яңадан синсез беркая аяк басмыйм, күңелсез. Киләсе атнада бу күлмәкләргә тотынма. Гомумән, син теләсә кемгә әйбер тегүеңне туктат. Кешесенә карабрак тек,- ди.


Равиләнең Идрис белән клубларга чыгасы, башын иренең иңенә салып кинолар, спектакльләр бик карыйсы килә, әлбәттә. Ул күңеленнән һәрвакыт: "Миңа да кеше төсле ял итәргә ярыйдыр, моннан соң, никадәр ялынсалар да, берсенә берни текмим. Җитте!"- дип катгый карар кыла, әмма сүзендә тора алмый. Идриснең апалары, сеңелләре үзләренең тасма телләре белән аны тәмам эретәләр. Хәл белергә кергән күрше-тирәләренә Равилә теккән киемнәрне күрсәтеп, киленнәрен күккә чөеп мактыйлар. Авыл апалары "аһ" итә.


- Безнең кызыбызга да берәр күлмәк тегеп бирмәссең микән?- дип гозерләнергә тотыйалар. Равилә каршы тора алган кадәр тартышып карый. Ләкин авыл апаларын җиңеп кара син!
- Беләбез, җаный, беләбез,- диләр алар.- Эшең муеннан икәнен беләбез. Синең кебек алтын куллы кешеләргә әллә нинди нәчәлник хатыннары асыл товарлар китерәләрдер. Андый куллар безнең ише крәстиянга күлмәк тегәргә яратылмаган. Алма, җаный, безнең әйберләрне, алма. Ярамаган безгә авылның прастуй тегүчесе. Сиңа тектерергә теләвебез, матур тәти күреп кызыккан баладай, нәфесебезне тыя алмаудан гына,- дигән булалар.
- И, апалар,- ди Равилә, кыенсынып,- үзегезне алай кимсетмәгез әле.- Һәм: - Өйдә булса да тегәрмен,- дип, аларның тукымаларын алып кала.


Ә өендә аның һич вакыты юк. Идрис кайтуга ашарга-эчәргә әзерләп куясы бар. Кызлары Зөләйха бик елак. Үз яныңнан бер минутка да җибәрми. Декрет ялы вакытында тегәрмен дигән әйберләренең күбесенә кул тимәгән килеш ята. Равилә инде үзе өчен матур күлмәкләр тегү турында бөтенләй онытты. Иртән тору белән өстенә җылы чуар халатын киеп куя да ятканчы шуны салмый. Хәер, Равилә¬нең нәрсә киеп йөрүе беркемне дә кызыксындырмый шикелле. Идрис иртән китә, кич кайта. Ул күбрәк үзе турында кайгырту белән мәшгуль. Берәр яры барырга җыенса, хатын-кызлар кебек, көзге каршында киенә-ясана. Хәзер инде Идрис Равилә әйләндереп биргән пальтодан йөрми, өстендә каймактай йомшак хром пальто, костюм-чалбарлары төрледән-төрле, күлмэк-галстук ишеләре исәпсез. Гомумән, Идрисләр бөтен гаиләләре белән матур киемгә әвәсләр. Ә Идрис арада аеруча купшысы. Сәгать ала икән - алтын булсын, йөзек ала икән - кыйммәтле ташы ялык-йолык итеп торсын. Идриснең тагын бер сәер ягы ачылды: һәр яңа кием алган саен фоторәсемгә төшәргә әвәсләнде ул, рәсемнең гадиенә түгел, кыйммәтлесенә, төслесенә һәм бөтен буйга басып. Күрәсең, тышкы кабык кешенең холкына да тәэсир ясамый калмыйдыр. Идристә мин-минлек чире күренә башлады. Соңгы вакытта ул тазарып, матурланып китте. Чит-ят хатын-кызларның үзенә яшертен күз салуларын сизсә, күңелендә ниндидер канәгатьлек хисе кузгала иде. Равиләнең, утырган тавыктай, гел өйдә торуы, чүп-чар тегүе кимсетүдә сүзләр әйтергә Идрис өчен әйбәт сәбәп иде. Ул үзен зуррак итеп тойган саен тормышыннан ризасызлана барды. Аңа инде район гына тар иде.
Бервакыт Равиләләргә Идриснең хезмәттәш дусты Илгизәр килеп чыкты. Идрис аңа үзенең тормышыннан зарланды.


- Районда сәләтеңне ачарлык эш юк, Равилә җыен ыбыр-чыбырга очсызлы кием тегеп вакыт үткәрә,- диде.
Илгизәр:
- Нигә соң шушы уч төбе кадәр поселокта кадалып ятасыз, әйдәгез Казанга!- дип, Идрисләрнең йөрәгенә ут салды.- Анда җаның теләгән эш табарга була. Син, Идрис, минем янга вертолет заводына эшкә керерсең, безгә слесарьлар бик кирәк. Равиләне әйтмим дә, аңа теләсә кайсы ательеның ишеге ачык.
- Ә квартир?- диделәр Идрисләр.
- Аптырамагыз, беразга бездә торырсыз. Безнең бит Каравайда үзебезнең йорт. Әниләр барыбер квартирантларсыз яши алмый. Бездән заводка якын, җәяүләп бармалы.
Илгизәрнең бу сүзләре Идриснең күңелендә әллә нин¬ди өметләр уятып җибәрде. "Анда бәлки берәр техникумга урнашып булыр. Нигә гомер буе кара эштә чиләнергә?"
Равиләнең дә көннән-көн күңелсезләнә барган тормышына берәр төрле үзгәреш кертәсе килә иде.


Казанда алар туп-туры Илгизәрләргә килеп төштеләр. Илгизәрләрнең өе зур икән, дүрт бүлмәле. Бер бүлмәсендә әти-әниләре, берсендә яңарак өйләнешкән Илгизәрләр, берсендә өч студент кыз тора иде. Тыкрык кебек тар, аның да яртысын мич алып торган кечкенә бүлмәне Идрисләргә бирделәр. Алар моңарга да бик шат иделәр.


Берничә көннән Идрис дусты Илгизәр янына заводка урнашты. Равилә исә тегүчелеккә керергә аяк терәп каршы торды:
- Туйган,- диде ул,- моннан соң кулыма энә тотачак түгелмен. Синең яныңа заводка урнашам. Тегү текмәгән кешеләр ачка үлмиләр әле.
Алар икесе бер заводта эшли башладылар. Зөләйханы, бакчага урнаштыра алмаганлыктан, бер карчыкка илтеп калдыралар иде.


Районда мул гына тормышта яшәргә күнеккән яшьләргә зур шәһәр бик үк ошап җитмәде. Берсенең эш хакы тулысы белән квартирга түләргә һәм бала караучыга кереп бетә барды. Матур киенергә, учындагы акчалар белән мактанырга гадәтләнгән Идрис бу хәлне аеруча авыр кичерде.


- Болай булмый бу!- диде, түземен җуеп,- тегүчелегеңә кер! Шундый шәп эш белә торып, ничу заводта тимер-томыр юып йөрергә!
Равиләнең һич тегү машинасы артына кадакланып утырасы килми иде.
- Өйдә теккәләрмең, тормыш һаман болай бармас, синең разрядыңны күтәрерләр,- дип карады, әмма Идрис аның сүзләренә каршы яңадан-яңа дәлилләр китерә торды. Хатынының көне-төне чекерәеп утыруларының дөнья көтәр өчен никадәр кирәкле икәнен ул инде күптән төшенгән иде.


- Өйгә эш алырмын, имеш,- дип сукырайды ул,- монда, шушындый зур шәһәрдә, синең тегүче икәнеңне чуртым беләме?! Берәр ательега керсәң, ичмасам, кешеләр белән танышыр идең. "Тизрәк-тизрәк",- дип ашыктыручыларга: "Тиз кирәк булса, өемә китерегез",- дияр идең. Дөнья әнә шулай бара ул, җаным. Бәлки, баланы бакчага урнаштырырлык кеше очрар...
Вак дулкыннар бәрелә-бәрелә биек каты ярларны ишә, Равиләнең күңеле алай каты түгел иде, җиңелде. Заводтан чыгып ательега урнашты. Көннәр тагын нәкъ райондагыча агыла башлады. "Мина тегеп бир",- диючеләр күбәйде. Ә беркөнне Илгизәрнең хатыны Гөлнара Равиләгә, ярым шаярып, ярым җитди итеп:


- Кара инде бу йомыкыйны,- диде.- Күпме бергә яшәп, тегүче икәнен теш арасыннан да чыгармый.
Равилә акланырга тотынды.
- Бу эшкә яңадан якын бармам дигән идем,- диде.
Равилә акланган саен, Гөлнара аны ныграк кысты:
- Миңа бер күлмәк тегеп бирмәсәң, мәңге бәхиллегем юк,- диде ул һәм каршы килергә юл калдырмыйча, кара бәрхет күтәреп керде. Ике көн дигәндә, аның күлмәге әзер иде инде.
- Кая, киеп кара әле,- диде Равилә,- җиң төбе кысмыймы?
Гөлнара чишенеп ташлады.
- Бигрәк сылу инде син! - диде Равилә, каршында эчке күлмәктән басып торган Гөлнараның чибәрлегенә сокланып.
Бу вакытта Идрис чаршау артында йоклап ята иде, хатыннарның тавышына уянып китте. Шунда, чаршауның тар ярыгы аша сылу гәүдә күреп, шым калды. Хатын-кыз гәүдәсен күзәтергә ул кечкенәдән үк әвәс иде, бервакыт олы кызлар су кергәндә өянке башыннан аларны карыйм дип егылып та төшкән иде. "Кара син аны,- диде ул. Ил¬гизәрдән көнләшеп,- үзе мүкләк сыер кебек кенә нәрсә, хатынның ниндиен эләктергән!"


Идрис шушы көннән соң, җае чыккан саен, Гөлнарага үзенең соклануын белдерергә тырышты. Тар коридорда кара-каршы очрашсалар, кагылыбрак узды. Гөлнарадан килгән ят хушбуй исе аның башын әйләндереп җибәргәндәй итә иде.


Гөлнара сәүдә техникумын тәмамлап йөри, вакыты күп. Диплом язам дип, көннәр буе өйдә утыра. Еш кына Идрисләргә керә. Равилә өйдә юк чак туры килсә, Идриснең күзен яндырып, көзге каршысында бөтерелә. Гөлнарада һәр матур хатын-кызга хас бер кимчелек бар иде. Үзенең матурлыгы турында кешеләр авызыннан гел-гел мактау сүзләре генә ишетәсе килеп тора иде аның. Ире мактауга саран, яратып, үз итеп, бер кочып алса ала, матур сүзләр яудырмый. Ул яктан Идрис бөтенләй Илгизәрнең киресе. Гөлнараны күрүгә, күзләрендә соклану балкышы кабына, теленнән җанга ятышлы сүзләр агыла.


- Дөньяда бәхетле кешеләр бар, валлаһи,- ди ул, Илгизәрне күздә тотып.- Минем шушындый хатыным булса, күзләренә генә карап торыр идем.
- Туяр идегез,- ди Гөлнара, назланып,- гел бер генә төрле нәрсә туйдыра ул.
- Юк, туймас идем,- ди Идрис, кайнарланып.- Беләсегез килсә, сезнең күзләрегез диңгез кебек, минут саен, сәгать саен үзгәреп торалар.
Дөресен әйткәндә, Идриснең диңгезне күргәне юк. Кинолар, телевизорларда күргәне буенча гына фикер йөртә ул диңгез турында. Тик бу минутта күрү-күрмәү мөһим түгел, тәэсир генә итсен. Гөлнараның күңелен генә эретсен. Ә Гөлнара чынлап эреп килә, ул Идриснең мактау сүзләрен ишетмәсә, түзә алмас хәлгә җитте, яшь, чибәр хатынның тәмам башы әйләнде. Үзе үк Идрис белән очрашу юллары эзли башлады. Еш кына алар киноларга бергә бардылар. Андый чакларда Идрис, Равилә күңелендә шик тудырмас өчен:


- Бүген кинога барырбыз дигән идем,- дип көрсенгәндәй итә,- бәлки эшеңне ташлап торырсың, ә?
Равиләгә кая инде эшен ташлау. Мөмкин булса, тәүлекне озынайтыр иде әле. Көннән-көн акча күбрәк кирәк. Үтенеп килүчеләр арта, кеше гозерен ничек аяк астына саласың, һәм Равилә, ирен нәүмизләтмәс өчен:
- Син, бар, Идрис, әнә иптәшкә Гөлнараны иярт, Илгизәр киноларга йөрергә яратмый бугай,- ди. Идрис, син кыстаганга гына барам инде, дигән кыяфәт белән чыгып китә. Ә урамда, чат башында Гөлнара аны күптән көтә, шунда ук алар бер-берләренең кочакларына ташланалар.
Равилә берни белмичә яши бирде. Илгизәрнең әнисе:
- Син иреңә артыгын юл куясың, Идрисең безнең килен белән шаяргалый бугай,- дигәч, кычкырып көлде.


- Идрисме? Идрис бит ул үсмер малайлар кебек, хатын-кызга туры карарга да ояла. Кая инде аңа ятлар белән чуалу!- диде.


Кешегә ышану - сафлык билгесе. Саф күңелләргә вак-төяк пычрак йокмый, алар үзләренең ышанычлары, хисләрне олылый белүләре белән югары булалар, тик егылганда каты егылалар. Равилә белән дә шулай булды. Гөлнараны үзләрендә Идрис кочагында күргәч (чөнки тегеләр, тотылмаячакларына ышанып, саклык чараларын оныта башлаганнар иде) тәмам миңгерәүләнеп калды. Ныклыгын, ышанычын югалтты. Әйтерсең аны шома боз өстенә бастырып, кулыннан таягын тартып алдылар. Ә боз ифрат зур, тотынырга таллар юк, юнәлеш алырга ярлары күренми. Кая барырга, кемгә таянырга? Мондый өметсез хәлдән тизрәк чыгарга кирәк, аның бит Зөләйхасын үстерәсе бар. Бәлки, бугазга утырган кайнар төерне эчкә йотып, элеккечә яши бирергәдер? Әзмени алай яшәүчеләр. Ә вөҗдан ни әйтер! Юк! Һич юк!


...Аерылышып чыгып киткәндә Идрис Равиләгә авыр сүзләр әйтте:
- Сукыр син. Дөньяның ничек барганын белмисең. Озын гомерне саф килеш кенә яшәп бетереп булмый. Шуның өстенә җебегән дә. Күпме мөмкинлекләрне кулдан ычкындырдың, рәтле кешеләр белән таныша белмәдең. Җыен эштән чыккан карт-корыга күз нурларыңны түгеп утырасың. Аларның сәдака акчалары белән ерак китә алмассың. Ә Гөлнара алдата торганнардан түгел, менә мин әйтте диярсең, бер-ике елдан ул кибет директоры креслосына менеп утырачак. Каршысына бил бөгеп барырга туры килер әле. Аның күңелен күрү сиңа да файдага иде. Юләр, тавыш кубардың. Үзең яши белмәгәнгә мин гаепле...- диде.


Идриснең "яши белмисең" дигән сүзләре нык рәнҗетте Равиләне, хәтта аның хыянәтенә дә бу кадәр хәтере калмаган иде. Озак вакытлар Равиләнең колагында "яши белмисең" дигән сүзләр яңгырап торды. Тормышын башка юнәлешкә борырга тырышып карамады түгел Равилә, карады. Ләкин намус дигән компасның уклары һаман элекке якка борылдылар. Ахырдан, андый тартышларга көч түкмичә, үзенең күңеле кушканча яши башлады. Барлык көчен, барлык тырышлыгын Зөләйханы тәрбияләүгә бирде. Зөләйха эш сөючән булып үсте. Алтынчы класста укыганда ук үзенә өс-баш тегеп кия башлады. Баштарак Равилә Зөләйханың бу эшенә: "Балалык мавыгуыдыр, үтәр",- дип карады. Әмма Зөләйханың үскән саен мавы¬гуы артты, куллары остарды. Урамда берәрсенең өстендә матуррак, яңачарак тегелгән күлмәк күрсә, кайтып, әнисенең тәкатен корытып, әйберләрен алдыра һәм тиз арада тегеп тә кия торган булды. Мода үзгәргән саен, күлмәкләре үзгәрә торды аның. Иптәш кызлары аның киеменә кызыгалар:


- Безгә дә тегеп бир әле,- дип ялыналар, тик аларның үтенечләре Зөләйханың бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Әнисенең:
- Нигә шул тиклем ялындырасың?- дигән сүзләренә Зөләйха:
- Үзеңнең дәрәҗәңне белергә кирәк,- дип җавап бирә.- Ялынсыннар әйдә. Ялынып тапкан нәрсә кадерлерәк була.


Кайчагында Равиләгә кызының сүзләрендә хаклык бар сыман тоела. Әнә бит, әгәр Зөләйха берәрсенә әйбер тегәргә алынса, шатлыкларыннан биемиләр генә. Зөләйха әле аларны: "Вакытым юк",- дип, соңгы төймәгә калгачтын да озаклап йөртә. Әгәр Равилә әйткән вакытында эшен төгәлли алмаса, аны, вәгъдәсезлектә гаепләп, ачуланып чыгып китәләр.


Нәрсәнедер аңлап бетерми Равилә. Зөләйханы ул үзе кебек гади тегүче түгел, зур, укыган, акыллы кеше итеп күрәсе килә. Урта мәктәпне бетергәч, ул аны институтка керергә күндерә алган иде, хәзер үз сүзендә каты тора Зөләйха:
- Укыган кадәресе җитеп торыр хәзергә, яши башларга вакыт,- ди.
Бәлки әтисенең хатлары шундый йогынты ясыйлардыр? Әтисе тел белән юарга оста, үз карашларын әкренләп кызына сеңдерә килә. Әнә ич, тормышын ничек мактый:


"Дүрт-биш бүлмәле үз йортымда король кебек яшим",- дип яза. Бәйрәмнәрдә кызына бүләкләр сала. Үзенең ничәнче хатыны белән торуын гына язарга оныта.


Зөләйха күп ягы белән әтисенә тарткан. Озын керфекләр, косметика таләп итми торган төзек кашлар, хәрәкәтләренә нәфислек бирүче сыгылмалы гәүдә. Әйе, барысы да әтисенеке. Хәтта "яши белмисең" диюенә кадәр. Ана күңелен нәкъ әнә шул нәрсә сагайта да. Кызы торган саен бу сүзләрне ешрак кабатлый.


"Ә яши белү ничек була соң ул? Ниндидер очраклы дулкын аркасында югары менгән кешеләр алдында, горур¬лыгыңны эчкә йотып, түбәнчелек белән баш июме яки сиңа ышанган саф күңелле дусларыңның, якыннарыңның иңнәренә басып үзең өскә үрмәләүме? Юк, Равилә кара акыл белән дә мондый яшәүнең дөрес түгеллеген яхшы аңлый. Елмаясың килмәгәннәргә елмаю, мактыйсың килмәгәннәрне мактау, кискән тырнагыңа да тормаганнарга табыну аркасында килгән байлыкка, яуланган дәрәҗәгә һичбер вакыт кызыкмады Равилә. Мондый "яши белү" - ул әле дөрес яшәү дигән сүз түгел. Яхшымы, яманмы, Равилә дөрес яшәде. Соңга калганчы Зөләйхага менә шуны төшендерергә кирәк".

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев