Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язучы Наилә Ахуновага рус телендә чыгыш ясаган өчен кисәтү ясадылар

Язучы Гариф Ахуновның кызы үзен интернациональ гаиләдән булуын әйтте.

Габдулла Тукай әдәби музеенда галим Әлфрид Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәтен тәкъдим итү кичәсендә русча чыгыш ясаган өчен язучы, шагыйрә Наилә Ахуновага кисәтү ясадылар.

Әлфрид Бостановның Зәйнәп Максудовага багышланган очрашуында, бу шәхеснең туганы Наилә Ахунова русча сөйли башлады. Профессор Хатыйп Миңнегулов аңа: «Татарча сөйләгез», - диде. «Минем янымда ирем утыра, ул татарча аңламый», — дип җавап бирде Наилә Ахунова. «Кайткач, өегездә аңлатырсыз», — диде аңа очрашуда утырган татар җәмәгатьчелеге.

«Мин ирем Борис Вайнер белән инде кырык ел яшим. Бер минут рус телендә сөйләгәнемне ишетсәгез, бернәрсә дә булмас», — диде Наилә Ахунова. Ул, күз яшьләрен сөртеп, урынына барып утырды, әмма шунда ук торып микрофонны алды: «Шулай ярамый, Хатыйп абый. Гафу итегез. Чит шәһәрләрдән килгән туганнар бар. Алар безнең нәселнең тамыры көчле булуы белән горурлана», — диде ул рус телендә.

«Безнең гаиләләребез – интернационал, без моның белән горурланабыз. Шуңа күрә, кул чабыйк. Гөлнара апа Газизова әнисе Зәйнәп Максудованың хәзинәсен саклады. Ул хәзинә — республикабызның мирасы да. Әнием Шаһидә Максудова - Зәйнәп апа Максудованың туганы. Мирасыбызга хөрмәт саклансын иде», — диде ул.

Очрашуга туганнардан Илгизә Ким, Фәридә Закирова да килгән иде. Илгизә Кимның ире — корея милләтеннән, ул русча чыгыш ясады. Фәридә Закированы күпме генә татарча сөйләргә үгетләргә тырышсалар да, «татарча удмурт акценты белән генә сөйли алам дип», русча гына сөйләде.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев