Язуны алмаштыру куркынычны киметми
Танылган продюсер Бари Алибасовның сок урынына химик сыекча эчеп агулануы турында хәбәр итмәгән матбугат чарасы калмады бугай. Шуның аркасында продюсерның ашказаны һәм үңәче зыян күрде. Ярый әле исән калды. Азагы тагын да аянычрак тәмамланырга мөмкин иде.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре мондый химикатлар тутырылган шешәләрнең язуын алмаштырырга кирәклеге хакында сүз кузгатты. Белгечләр фикеренчә, синтетик юу чараларындагы һәм көнкүреш химиясе товарларындагы язу, бер карауга ук, аның нәрсә икәнен искәртеп торырга тиеш. Һәрбер шешә төргәгенә составы, ничек тәэсир итүе, саклану вакыты турында мәгълүматлар урнаштырылсын иде, ди алар. Куркыныч, балалардан сакларга, эчәргә ярамый, кул тиресен яндырырга мөмкин, дигән кисәтүле язуы булса, тагын да яхшырак. Һич югы химикатлы шешәләрнең бөкесен катлаулырак итеп эшләсеннәр. Тәкъдимнәр арасында шундыйлары да очрады.
Бүген исә торбаларны чистарткыч сыекча шешәсе белән йогырт шешәсе бер-берсеннән әллә ни аерылмый. Соңгы елларда тәмәке капларына төрле куркыныч рәсемнәр төшерелә. Тәмәкенең зыяны хакында да кисәтәләр. Химик сыекчалы шешәләрдә андый язулар юк яки, булса да, вак хәрефләр белән язылган. Аны табып уку һәркемнең көченнән килми. “Химик товарларның барлык санитар нормаларга, кагыйдәләргә туры китереп эшләнүенә шигебез юк, тик көнкүреш химикатларны ялгыш эчеп агуланучылар да очрый, шуңа күрә кисәтүле язулар урнаштырылсын иде”, – ди Россия Кулланучылар берлеге рәисе Петр Шелищ.
Юристлар исә бу очракта эш судка кадәр барып җитәр дип уйламый. “Көнкүреш химиясенең төргәк тышында инструкция урнаштырылмыйча калмый. Сатып алучы аны укып тормый икән, монда җитештерүченең гаебе юк”, – ди юрист Аида Сафиуллина. Чыннан да, гаеплене закон нигезендә табу шактый катлаулы. Эчке әгъзалары янып зыян күргән кеше ул минутларда үзе дә судлашып йөрерлек хәлдә булмый. Андый проблема бар, шуңа күрә әлеге язма аша тагын бер мәртәбә халыкны кисәтәсе килә.
– Сыекчаларны бутап эчү очраклары еш булмаса да күзәтелә, – ди Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге табибы Наилә Насыйбуллина. – Торба юа торган сыекчалардан тыш, аш серкәсе эссенциясе эчеп агуланучылар да бар. Сораша башлагач, шешәдәге язуга игътибар ителмәгән, ялгыш эчтем, диләр. Кайбер кеше аш серкәсен башка шешәгә бушатып саклый. Гаилә әгъзаларының берәрсе аны ала да эчә. Азагын үзегез беләсез. Авыз куышлыгын, үңәчне, ашказанын яндыру өчен аны берничә тамчы эчү дә җитә. Мондый очракта терапевтлар, токсикологлар, хирурглар – бергәләп ярдәм күрсәтәбез. Агулануны ел фасылы белән дә аңлатасы килми, сирәк була, ләкин бик каты. Кеше шуннан соң исән калса да, инвалидка әйләнергә мөмкин. Соңгы тапкыр гыйнвар азагында аш серкәсе эссенциясе эчеп агуланган пациентны китерделәр. Безгә килгәндә бөере җиткелекле эшләми иде. Шөкер, аңа ярдәм итә алдык.
Алабугада булган хәл дә – шуңа бер мисал. Ике ел элек анда яшәүче ир-атның гомерен саклап калу өчен дә табиблар ярдәме кирәк була. Җәйнең бер көнендә Алабуга шәһәрендәге заводта эшләүче ир эш арасында танышы янына сугыла. Аның машинасында минераль су шешәсе күреп ала. Әйтеп тормыйча гына шешәне алып, суны эчеп җибәрә. Минераль су шешәсе эченә уксус кислотасы тутырылгандыр дип кем уйлаган?! Кислота ирнең тамак төбен, үңәчен яндырып, куырып ала. Нишләргә белмичә чәбәләнгән ирне хезмәттәшләре Алабуга үзәк хастаханәсенә илтә. Район табиблары беренче ярдәмне күрсәткәч, Республика клиник хастаханәсе белгечләре белән элемтәгә керә. Зыян күргән ирне санавиация белән Казанга алып китәләр. Үңәче янып, шул урында күпсанлы җөйләр хасил булган икән. Торакаль хирургия бүлеге хирурглары үңәчнең янган өлешен кисеп, аның урынына яңаны ясап тегәләр. Аның тернәкләнү вакыты бик озак дәвам итә. Ир-ат сыек ризыкны махсус трубка ярдәмендә генә йота ала. Республика клиник хастаханәсе матбугат үзәге мәгълүматлары буенча, ел саен 6-8 шундый очрак була.
Уйлансак һәм сак булсак иде. Төргәк тышындагы язуларны алмаштыру гына агулану куркынычын киметми.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев