25 июнь 2019 яңалыклары
-
700 мең бурыч өчен Лениногорскида туй кортежы автомобиленә арест салганнар
Бурычлының бурычларын түләү өчен 10 көне бар, шул вакытта түләнмәгәндә приставлар аның машинасын кредит оешмасына тапшырачак.
-
Бүген Татарстанда сөт җитештерү беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан артты
Кукмарада тәүлеккә 277 тонна, Балтачта - 258 тонна, Әтнәдә – 219 тонна сөт савалар.
-
Россия халкы Мальдив утрауларына визасыз бара ала
Россия һәм Мальдив Республикасы Тышкы эшләр министрлыклары башлыклары Сергей Лавров һәм Абдулла Шахид визаларны бетерү турында килешү имзалады.
-
Мәктәп программасына волонтерлык дәресләре кертергә тәкъдим иттеләр
Мәгариф министрлыгы, Волонтер үзәкләре ассоциациясе, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, "Җиңү волонтерлары" бу эштә җаваплы башкаручы булырга мөмкин.
-
Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Яшен вакытында кыска вакытлы көчле җил булачак.
-
Узган гасырда Санбантуй нинди булган?
Интернетта күбесе язалар, имеш хәзерге Сабантуй бер дә элеккегеләре кебек түгел имеш.
-
Инсаф – дөнья чемпионы
21-23 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә Идел буе спорт академиясе базасында билбау көрәше буенча 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге булып узды.
-
1 июльдән балалар өчен пособиены 50 сумнан 10 мең сумга кадәр арттыралар
Инвалид бала караучы ата-аналарга компенсация күләме дә ике тапкыр артачак.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә "Хәтер шәме" акциясе
22 июнь көнне Олы Нырты авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган " Хәтер шәме» акциясе булып узды.
-
Язуны алмаштыру куркынычны киметми
Танылган продюсер Бари Алибасовның сок урынына химик сыекча эчеп агулануы турында хәбәр итмәгән матбугат чарасы калмады бугай. Шуның аркасында продюсерның ашказаны һәм үңәче зыян күрде. Ярый әле исән калды. Азагы тагын да аянычрак тәмамланырга мөмкин иде.
-
Кукмара кызы Казан хастаханәсендә математикадан БДИ биргән
11 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйләҗева Регионара клиник-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге палатасында дәвалана.
-
Татарстанда “Ефәк юлы” халыкара ралли катнашучыларын каршы алачаклар
Иркутскига старт урынына бару юлында раллиның маршруты республика территориясе аша 27-28 июньдә узачак.
-
Телевизор караучылар игътибарына
Шәмәрдәндәге радиотелеүзәктә планлы ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 2-4 июль көннәрендә 8дән 18 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение тапшырулары трансляцияләнми.
-
“Тукай юлы” мәдәни сәяхәт маршруты билгеле
Яңа маршрут юлы республиканың төньяк районнарын үз эченә алачак.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы бүлеге укучылары өчен сабантуй
Балалар тынлы оркестр җитәкчесе Фәтхуллин Айдар Альберт улы Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы бүлеге укучылары өчен сабантуй оештырды.