Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп программасына волонтерлык дәресләре кертергә тәкъдим иттеләр

Мәгариф министрлыгы, Волонтер үзәкләре ассоциациясе, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, "Җиңү волонтерлары" бу эштә җаваплы башкаручы булырга мөмкин.

Мәктәп программасын волонтерлык буенча дәресләр белән тулыландыру планлаштырыла. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия субъектлары өчен тиешле тәкъдимнәр 2019 елның ноябренә эшләү таләп ителә. Бу хакта 2025 елга кадәр Россиядә иреклеләр үсешенә ярдәм итү Концепциясен гамәлгә ашыру чаралары планында әйтелгән. Әлеге план "Россия киләчәге. Илкүләм проектлар" порталында урнаштырылган.

Шулай итеп, документ "гомуми белем бирү оешмаларының белем бирү программасын ирекле хәрәкәткә багышланган дәресләр белән тулыландыруны" күз алдында тота.

Җаваплы башкаручылар арасында Мәгариф министрлыгы, Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, "Волонтерлар-медиклар", Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм "Җиңү волонтерлары" булырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев