Яшен вакытында кыска вакытлы көчле җил булачак.
Иртәгә, 26 июньдә, көндез һәм кич Татарстанда урыны белән янә яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Яшенле яңгыр вакытында төньяк-көнбатыш искән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, кисәтү игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.
Фото: архив
Нет комментариев