Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйдә әзерләнгән шаурма рецепты

Камыр әзерләү: Камырны кибеттән дә сатып алып була. Бүгенге көндә лаваш камырын сәүдә нокталарында табу авыр түгел. Камырны үзегез дә ясый аласыз. Мәсәлән, кыстыбыйга кебек камыр әзерләп була. Моның өчен йомыркага бераз тоз, сыек май, каймак яисә майонез, бераз су кушып болгатабыз һәм кирәгенчә он салып йомшак итеп камыр басабыз....

Камыр әзерләү: Камырны кибеттән дә сатып алып була. Бүгенге көндә лаваш камырын сәүдә нокталарында табу авыр түгел. Камырны үзегез дә ясый аласыз. Мәсәлән, кыстыбыйга кебек камыр әзерләп була. Моның өчен йомыркага бераз тоз, сыек май, каймак яисә майонез, бераз су кушып болгатабыз һәм кирәгенчә он салып йомшак итеп камыр басабыз. Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, юка итеп, түгәрәкләп җәяргә кирәк булыр. Җәелгән камырны майсыз табада ике ягыннан пешереп алырга. Шулай итеп, камырыбыз әзер.
Эчлек әзерләү: Кирәк булачак - пекин кәбестәсе, помидор, кыяр, маслины, бераз суган, корейча әзерләнгән кишер, сыр, тавык итте. Соус өчен - майонез, томат пастасы яисә кетчуп, горчица, каймак, тәмләткечләр.
Шаурманы һәр кеше үзенә яраклаштырып әзерли ала. Мәсәлән, тавык итен вак итеп турап тәмләткечләр белән кыздырып алырга була. Сәламәтлеген кайгырткан кеше итне тозлырак суда да пешерергә мөмкин.
Барлык яшелчәләрне юып, озынчалап юкарак итеп турарга кирәк булыр. Сырны угычтан чыгартабыз.
Соусны да төрлечә ясап була. Майоныз, кетчуп, горчицаны бергә кушып болгатырга мөмкин. Шулай ук каймак, кефир да кулланып була. Мондый соус файдалырак та булыр. Тигез өлештә каймак, кефир, бераз гына майонезны кушып болгатырга. Әлеге соуска укроп, вак угычтан чыгартылган сарымсак һәм төрле тәмләткечләр (карри, хмели-сунели, паприка) кушарга кирәк булыр.
Шаурманы җыябыз: Камырны бераз соус белән майлап чыгабыз да, тавык итен төзәбез. Ит өстенә туралган яшелчәләр куела, ахырдан сыр белән соус салына. Камырна тыгыз рулет итеп төрәбез. Шаурманы майлы табада кыздырып алырга да мөмкин.
http://tatar-today.ru/2016/07/8881/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев