Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Алсуның әнисе Башкортстанда Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбе ачкан

Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбендә медицина процедуралары һәм мәдәни программа каралган. (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Җырчы Алсуның әнисе Разыя Сафина Башкортстанда Илеш районы Уяндык авылында Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбе ачкан. Бу хакта "Башинформ " хәбәр итә. Әлеге Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбендә медицина процедуралары һәм мәдәни программа каралган. Болардан тыш, йолдызлы җырчының...

Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбендә медицина процедуралары һәм мәдәни программа каралган.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Җырчы Алсуның әнисе Разыя Сафина Башкортстанда Илеш районы Уяндык авылында Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбе ачкан. Бу хакта "Башинформ " хәбәр итә.

Әлеге Матурлык һәм сәламәтлек мәктәбендә медицина процедуралары һәм мәдәни программа каралган. Болардан тыш, йолдызлы җырчының әнисе үзе биредә матурлык, сәламәтлек, хатын-кыз энергетикасы, күңел һәм матди байлык турында лекцияләр укырга җыена, диелгән хәбәрдә.

Мәктәптә укучылар программадан тыш гөмбә җыюда, урманда ял итеп, анда үткәрелгән дәресләрдә катнашачак.

Уяндык - Алсуның әтисе эшмәкәр Ралиф Сафинның туган авылы. Биредә Алсу даими рәвештә масштаблы музыкаль бәйрәмнәр уздыра.

http://tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев