Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йокы туйса, яхшырак укыйсыңмы?

“Башкортстан мәктәп­ләре апрельдән биш көнлек укуга күчәчәк, ә без кемнән ким?” Тиздән күрше төбәктә тормышка ашырылачак әлеге яңалыкка кызыгып та, көнләшеп тә караучылар бар. Татарстанда балаларны ике көн ял иттерергә җыенмый­лармы?

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча баш­каручы Радий Хәбиров Мә­гариф министрлыгына шундый йөкләмә биргән. Кай­бер сыйныф укучы­ла­рының күпмедер өлеше мо­ңа яз көне үк күчсә, калганнарга бу бәхет киләсе уку елында елмаячак. “Ба­ла­лар­ның йокысы туячак, ял көн­нәрендә гаиләләре янында булачак. Аларның мәктәптән сау-сәламәт булып чыгуын телибез”, – ди Радий Хәби­ров.


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алын­ган мәгълүматларга караганда, бүген Россия мәк­тәп­­лә­рендә бары 1 нче сыйныф укучылары гына атнага биш көн укый. “Биш яки алты көн­лек уку планын мәк­тәпләр үзе сайлый. Бу мәсьә­ләне хәл итү өчен әти-әни­ләр мәктәп җитәкче­легенә мөрәҗәгать итә ала, – ди­деләр министр­лыкның матбугат үзәгендә. – Биш яки алты көнлек уку атнасы ел башында ук хәл ите­лә. Беренче, икенче чиректә – биш, аннан алты көнлеккә күчү рөхсәт ителми. Бу – расланган уку планын үтәмәү дигән сүз”. 
Мәгариф һәм фән хез­мәт­кәрләре һөнәр берлеге рәи­се Юрий Прохоров әй­тү­енчә, балаларның шимбә көнне әти-әниләре янында булуы яхшы. Тик бу очракта алты көнлек нагрузканы биш көнгә бүләргә, башлангычта 4 сәгать урынына бишәр сәгать укырга туры киләчәк.


Безнең мәктәпләрдә дә элек башлангыч сыйныф укучылары биш көн укый иде. Укытучылар моның сәбәбен өченче физкультура дәрес­лә­ре кертелүдән күрә. Билгеле булганча, әлеге дәрес 2010 елда балаларның физик сә­ләтен үстерү өчен кертелде. Шул ук вакытта кайбер әти-әниләр алты көн укуны туган тел дәресенә бәйле дип саный.


Ни өчен башка төбәкләр күчә ала, ә безнекеләр юк? Казан мәгариф идарәсе баш­лыгы Илнар Һидиятов матбугат вәкилләренә бел­дер­гән­чә, бары беренче уку планы нигезендә генә биш көнлек укуга күчәргә мөм­кин. Әмма республика аны кабул итә алмый, чөнки анда “төбәк ком­поненты” юк. “Миңа мә­гъ­лүм булганча, Казанда андый уку планын сайлаучылар булмады. Бу – санПиН кагыйдәләрен бозу булыр иде”, – ди ул.


– Укытучыга да, балага да ял бик кирәк. Балалар алты көн укып арып бетә. Мо­ңа карап акыллы булмаячак­лар. Атна ахырына буш күз­ләрен төбәп утыралар, җа­вап бирә­селәре дә килми. Элеккеге кебек биш көнлек укуны кайтарырга кирәк. Әти-әниләр арасында хуп­лау­чылар булса да, мәктәп директоры каршы килә. Күп балалар шимбә көнне авылга әби-бабай­ла­рына кайтып китә. Биш көн­лек укытуга күчсәк, атнага бары ике көн генә алты дәрес укыячак­лар. Ахыргы дәрес­ләргә рә­сем, физкультураны куеп була бит, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсинә Сафина.


Казандагы 5 нче гимназия директоры Альфред Рахимшин биш көнлек укуга күчүне четерекле мәсьәлә дип саный. “Башлангыч сыйныфлар өчен кертелсә яхшы, башкаларга кирәкми. Безнең гимназиядә әти-әни­ләрнең фикере бер төрле генә түгел. Алты көн эшләгән әти-әниләр өчен уңайсыз бу. Ике көн ял итүчеләргә отыш­лы, әлбәттә”, – ди ул. Әти-әниләрнең төр­ле­се бар. “Баланың йокысы туюга каршы түгел мин. Әмма шимбә көн бер-ике сәгать булса да, укып кайтулары ярый. Әгәр өйдә үзләре генә калса, кулларыннан телефон төшмәя­чәк”, – ди ике бала атасы Эдуард Галиев.


ДРКБның сәламәтлек үзә­ге мөдире, Сәламәтлек сак­лау министр­лыгының мәктәп медицинасы буенча белгече Гүзәл Ярул­лина бел­дергәнчә, бү­ген укучы­лар­ның сәламәт­леге кискен начарайды дип әйтеп булмый, тотрыклылык саклана. Га­дәттә, алар арасында күз, нер­вы, умыртка баганасы тайпылышы, ашказаны авырулары еш күзәтелә.


– Әни буларак әйткәндә, биш көнлек уку кирәк. Чөнки күбесе атнасына биш көн эшли. Ата-аналарның балалары белән аралашырга, ял итәргә вакыты күбрәк булыр иде. Бүген башлангыч сыйныф укучылары ара­сында биш көн генә укучы мәктәпләр дә бар. Югары сыйныф укучылары өчен отышлы түгел, уку про­граммасы катлаулы бул­гач, авырга туры килә­чәк, – ди белгеч.

Фото: архив tatarr-inform/Владимир Васильев

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X