Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәренә сәяхәт кылдылар [+фото]

"Право на жизнь» волонтерлары Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырдылар. "Иң башта теплоходта Идел елгасы буенча сәяхәт иттек. Анда аниматорлар безнең балаларны уйнаттылар, биеттеләр, бүләкләр өләштеләр. Соңыннан пицца белән сыйладылар, балаларга бик охшады. Без бу сәяхәт белән шуның хәтле мавыкканбыз, хәтта вакыт үткәнен дә һәм...

"Право на жизнь» волонтерлары Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырдылар.

"Иң башта теплоходта Идел елгасы буенча сәяхәт иттек. Анда аниматорлар безнең балаларны уйнаттылар, биеттеләр, бүләкләр өләштеләр. Соңыннан пицца белән сыйладылар, балаларга бик охшады. Без бу сәяхәт белән шуның хәтле мавыкканбыз, хәтта вакыт үткәнен дә һәм яр буена килеп җиткәнне дә сизмәгәнбез.

Аннары без Макдональдска юл тоттык. Анда да балаларны уйнаттылар һәм бик тәмле итеп ашаттылар. Барысы да балаларның күңеленә хуш килде.

Шуның өчен дә без "Право на жизнь" волонтерларына бик рәхмәтлебез һәм аларга уңышлар теләп калабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев