Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов: «Юл һәлакәтендә кешенең сәламәтлегенә зыян килгәндә салынган штрафларның да яртысын гына түләргә рөхсәт ителми».

Юл йөрү кагыйдәләренең үтәлеше, куркынычсызлык мәсьәләсе - машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә борчый торган темаларның берсе. Редакциябезгә бу темага сораулар еш килә. Укучыларыбыз сорауларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе ­Ленар ГАБДРАХМАНОВ җавап бирде. - Соңгы арада евроберкетмә дигән документ турында еш сөйләнелә. Юл һәлакәте булганда евроберкетмә тутырган очракта, инспекторларны...

Юл йөрү кагыйдәләренең үтәлеше, куркынычсызлык мәсьәләсе - машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә борчый торган темаларның берсе. Редакциябезгә бу темага сораулар еш килә. Укучыларыбыз сорауларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ җитәкчесе ­Ленар ГАБДРАХМАНОВ җавап бирде.

- Соңгы арада евроберкетмә дигән документ турында еш сөйләнелә. Юл һәлакәте булганда евроберкетмә тутырган очракта, инспекторларны чакыртмаска да мөмкинме?
- Евроберкетмә юл һә­лакәте вакытында тиешле документларны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерүне үз эченә ала. Бу ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка да башкарыла, һәлакәттә зыян күрүчеләр үзара аңлашып, үзләре иминият компаниясенә мөрә­җәгать итә алалар. Евроберкетмә - Россиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлдә. Тик аңардан билгеле бер шартлар үтәлгәндә генә файдаланырга була. Юл һәлакәтендә бары машиналар гына зыян күрсә һәм зыян суммасы 50 меңнән артык дип бәяләнмәсә, транспорт хуҗасының икесенең дә гражданлык җаваплылыклары закон нигезендә иминиятләштерелгән булса, ике як та уртак фикергә килеп, юл һәлакәтенең сәбәпләрен үзара килешеп бланкны тутырган очракта, евроберкетмә рөхсәт ителә.
Әгәр дә автомобиль хуҗалары, һәлакәттә килгән зыян 50 мең сумнан артыграк дип шикләнәләр икән, гаеп­лене ачыклый алмасалар, бәхәсләшсәләр, бу вакытта ЮХИДИ хезмәткәреннән башка булмый.

- Юл һәлакәтләрен ев­ро­­беркетмә ярдәмендә рәс­миләштерүнең нинди уңайлык­лары бар?
- Евроберкетмә төзелгәндә, әйткәнемчә, ЮХИДИ инс­пекторларын чакыр­т­маска да мөмкин. Бу, үз чиратында, инспекторның да, юл һәлакәтенә очраган кешенең дә вакытын янга калдырырга ярдәм итә. Евроберкетмә вакыйганы тиз хәл иткәндә дә отышлы. Зур шәһәрләрдә һәлакәт аркасында хасил булган бөкеләрне киметә.

- ЮХИДИ өлкәсендә ви­део­камералар актив файдаланыла. Алар ялгышырга мөмкинме?
- Фоторадар комплекслы җайланмалар транспорт төренең тизлеген контрольдә тотарга ярдәм итә. Шулай ук бу аппаратлар юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын да терки. Әлеге җайланмаларга, Россиядә рөхсәт ителгән тизлекне үлчәү өчен, дәүләт реестрыннан махсус сертификат бирелә. Һәрбер җайланманың күрсәткечләрне төгәл билгеләвен раслаган документы бар. Фоторадарлар эксплуа­тацияләү инструкциясе нигезендә урнаштырыла. Әгәр дә камера теркәгән язмада машинаның дәүләт номеры күренмәсә, автомобиль фрагменты гына кергән булса, мондый материаллар каралмый.
Шулай ук сурәтне башка программа ярдәмендә үзгәртергә тырышу: монтаж ясау, кечерәйтү, зурайту закон бозу булып санала. Юл йөрү кагый­дәләренең 28,6нчы маддәсе, 3нче бүлеге буенча админис­тратив хокук бозуларга карата карарлар тикшерелгән, дөреслеге расланган фотоматериалларга нигезләнеп кенә чыгарыла.

- Яктыда да автомобильдәге көндезге утларны (дневные ходовые огни) кабызып йөрер­гә кирәк. Бу машина йөртүчеләргә уңайсызлыклар тудыра. Әйтик, күпләр аны сүндерергә оныта, ул көне буе янып торып, машинаның аккумуляторын утырта. Йә сикертмәле юлларда көндезге ут лампалары еш янып чыга. Белоруссия­дә яктыда ут яндырып йөрү мәҗбүри түгел дип ишеткән идек. Аның берәр файдасы бармы соң?
- Россиядә якты вакытта көндезге утларны кабызып йөрергә кирәклеге турындагы закон 2010 елның 10 маенда Россия хөкүмәте карары белән гамәлгә керде. Юл йөрү кагый­дәләренә кергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә,автомобильдәге көндезге утларны якты вакытта кабызу юлда алдан барган транспортны яхшырак күрер­гә ярдәм итә. Шулай ук бу утлар якын арага яктырта торган фаралар урынына да файдаланылырга мөмкин. Бу закон гамәлгә кергәннән бирле, юллардагы аварияләр саны кимегән. Әлеге законның файдасы бар дип саныйм. Европа илләренең күбесендә автомобиль йөртүчеләргә яктыда көндезге утларны кабызып йөрү таләбе куелган.

- Татарстанда инде берничә ел «Халык инспекторы» проекты эшли. Бу система аша күбрәк нинди шикаятьләр кабул ителә?
- 2014 елның 9 июленнән, Министрлар кабинеты карары белән, «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлады. Әлеге проектның төп максаты - гражданнарга административ хокук бозуларны, мобиль җайланмаларга төшереп, ЮХИДИ хезмәтенә юллау мөмкинлеге булдыру. Хәзерге вакытта «Халык инспекторы» аша 12 юнәлештә административ хокук бозулар кабул ителә. Халык күбесенчә ишегалларында машиналарның дөрес куелмавыннан (61,8%), шоферларның җәяүлеләргә юл бирмәүләреннән (12,6%), тиешсез урында машина калдырудан (6,5%), инвалидлар өчен махсус урыннарга машина куючылардан (5,1%), тротуарлардан, тиешсез урыннардан йөргән транспорттан (3,6%.) зарлана.
Быел «Халык инспекторы» системасы аша кабул ителгән шикаятьләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуга кагылышлы 29 меңе Татарстанның ЮХИДИе­нә юлланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, админис­тратив хокук бозулар турында 22 мең карар чыгарылды.

- Быел уку елы башлануга ук, берничә мәктәп укучысы юл һәлакәтенә юлыкты. Балалар катнашындагы авария­ләрдә башлыча кем гаепле?
- Быелның 1 сентябреннән 21 сентябренә кадәр рес­публикада, балигъ булмаган балалар катнашында, 39 юл һәлакәте теркәлгән. Шөкер, вафат булучылар юк. 57 бала тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән. Былтыргы белән чагыштырганда, хәл бераз булса да яхшырды дияргә була. 2016 елда бу чорда 63 юл һәлакәтендә 94 бала зыян күргән иде. Статистика күрсәткәнчә, бәхетсезлек очракларында зыян күргән балаларның күбесе пассажир булган. Дөрес, сабыйларның үзләренең ваемсызлыгы аркасында да фаҗигаләр килеп чыга. Балалар катнашындагы һәлакәтләрнең күбесе шоферның юл аша чыккан баланы күрми калуы, машина алдында кинәт ят предмет пәйда булып, шоферга комачаулау, балаларның юлны тиешсез урында чыгулары белән бәйле.



- Нинди очракта штрафны 50 процентлы ташлама белән түләргә була?
- Закон нигезендә, адми­нис­тратив штраф чыгарылганнан соң 20 көн эчендә аның яртысын түләргә ярый. Дөрес, әлеге кагыйдәдә искәрмәләр бар. Тиешенчә теркәлмәгән машинаны йөртеп тәртип боз­ган, юлда барганда тизлекне арттырган, светофорның кызыл утына чыккан, каршы як полосадан хәрәкәт иткән, бер юнәлешле юлда каршыга барган тәртип бозулар өчен штраф икенче тапкыр килә икән, 50 процент ташлама ясалмый. Шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган шоферларга, медицина тикшерүен узудан баш тартучыларга, юл һәлакәтендә кешенең сәламәтлегенә зыян килгән очракта салынган штрафларның да яртысын гына түләргә рөхсәт ителми.

Быел ел дәвамында республикада юл һәлакәтләрендә 12 бала вафат булган. Аларның 10ысы - пассажир. 400е тән җәрәхәтләре алган. Машина йөртүчеләр аркасында 10 бала һәлак булган, 315е имгәнгән. Балаларның үз игътибарсызлык­лары аркасында, 94 һәлакәт очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 бала үлгән.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев