Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгән 3 бертуган кызның әти-әнисенә ярдәм йөзеннән акча җыялар [+фото]

"В контакте» сайтындагы бер төркемдә 8 август көнне юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган 3 бертуган кызның әти-әнисенә ярдәм йөзеннән акча җыялар. Әлеге идеянең инициаторы булып Шамил исемле егет чыккан. "Мин ул кызларны белмәдем. Күптән түгел әтием вафат булды, аны жирләгәндә бик күп чыгымнар тотылды. Ә бу гаиләдә берьюлы 3 югалту. Кабер...

"В контакте» сайтындагы бер төркемдә 8 август көнне юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган 3 бертуган кызның әти-әнисенә ярдәм йөзеннән акча җыялар. Әлеге идеянең инициаторы булып Шамил исемле егет чыккан. "Мин ул кызларны белмәдем. Күптән түгел әтием вафат булды, аны жирләгәндә бик күп чыгымнар тотылды. Ә бу гаиләдә берьюлы 3 югалту. Кабер ташы белән чардуганнарга акча җыелса бик әйбәт булыр иде", ­- ди Шамил.

Кызларның әти-әниләре: "Яшәвебезнең мәгънәсе калмады" - диләр. Алар Базарлы Матакта яшиләр, әниләре пенсиядә, әтиләре әле хезмәт куя. Олы кыз ­- Алсинәнең әтисе кызга 1 яшь булганда вафат була. Бертуганнарны аның туган көнендә - 9 августта җирлиләр.

Исегезгә төшерәбез, 8 август көнне кичен, Мәскәү - Уфа автомобиль юлының 841 нче километрында, "Шкода Октавия" автомобиле белән идарә иткән 27 яшьлек кыз, Уфадан Мәскәүгә таба хәрәкәт юнәлешендә рөхсәт ителгән тизлекне арттырган һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып "Даф" йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Шкода" хуҗасы һәм аның 1988, 1996 һәм 1994 нче елгы өч пассажиры вафат булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев