Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбат мәктәбе укучысы Мәскәүдә ниләр күргән

Миңа 24-27 декабрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткән Президент Чыршысында Саба районыннан вәкил булып бару куанычы насыйп булды. Моңа республика һәм халыкара иҗади конкурслар җиңүчесе буларак ирештем. Уңышларым, һичшиксез, вокал дәресләре укытучым Фәрид Әүбакиров ярдәме нәтиҗәсе. Безне, Татарстан районнарыннан 150 баланы, Казан - Мәскәү поезды белән алып киттеләр. Бер-беребезне белмәсәк тә,...

Миңа 24-27 декабрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткән Президент Чыршысында Саба районыннан вәкил булып бару куанычы насыйп булды. Моңа республика һәм халыкара иҗади конкурслар җиңүчесе буларак ирештем. Уңышларым, һичшиксез, вокал дәресләре укытучым Фәрид Әүбакиров ярдәме нәтиҗәсе. Безне, Татарстан районнарыннан 150 баланы, Казан - Мәскәү поезды белән алып киттеләр. Бер-беребезне белмәсәк тә, Президент Чыршысына бару шатлыгы безне бик тиз дуслаштырды. Үзебезнең район турында сөйләп, алган күчтәнәчләребез белән яңа дусларны сыйлап, вакытның үткәнен сизмәдек тә. 25 декабрь иртәсендә безне колачын җәеп Рәсәй башкаласы Мәскәү каршы алды. Безгә Измайлов паркы, Петр I һәйкәлен күрү һәм башка истәлекле тарихи урыннар белән танышу насыйп булды. Россиянең төрле почмак­ларыннан килгән 6 меңгә якын баланы үзенә сыйдырган Кремль сараеның зурлыгын, матурлыгын, безнең өчен оештырылган бәйрәм тамашасын сүзләр белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Мәскәү үзәгендә булган көннәр, яңа дуслар, бәйрәмнән алган тәэсирләр минем күңелемдә озак сакланыр. Үземнең укытучыма һәм Мәскәү Кремль Чыршысына җибәрүләре өчен районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәтлемен. Бу сәяхәт миңа яңа уңышларга ирешергә этәргеч бирәчәк.

Райнур Мансуров,

Юлбат урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев