Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбат урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Мәҗитова Манчестерга китеп барды

"Алгарыш" грантына ия булган инглиз теле укытучылары чит илдә белем күтәрүләрен дәвам итә. Саба гимназиясенең инглиз теле укытучысы Наилә Арсланова - Англиянең Брайтон, Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Балтачова Кембридж белем бирү үзәкләрендә стажировка үтеп, шушы көннәрдә туган якларына кайтсалар, Юлбат урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Мәҗитова 28 июльдә Манчестерга китеп...

"Алгарыш" грантына ия булган инглиз теле укытучылары чит илдә белем күтәрүләрен дәвам итә. Саба гимназиясенең инглиз теле укытучысы Наилә Арсланова - Англиянең Брайтон, Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Балтачова Кембридж белем бирү үзәкләрендә стажировка үтеп, шушы көннәрдә туган якларына кайтсалар, Юлбат урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Мәҗитова 28 июльдә Манчестерга китеп барды. "Әйтеп бетергесез матур тәэсирләр, яңа белем багажы белән кайттык. Инглиз телен укытуда яңа алымнарга өйрәндек, хәзер аларны куллану өчен 1 сентябрь җиткәнен түземсезлек белән көтәбез. Буш вакытыбызны да күңелле үткәрдек, Шотландиядә булдык, яңа дуслар таптык. Безгә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен Президентыбызга, район җитәкчеләренә, мәгариф бүлегендә, мәгълүмати-методик үзәктә эшләүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә",- дип кичерешләрен уртаклашты Рәмзия Балтачова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев