Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Замана афәте: Алабуга районында һәлакәт [+фото]

Бүген, 1 июльдә, Алабугадан 5 чакрым ераклыктагы юлда өч автомобиль бәрелешкән. Берсенең пассажиры урында ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 6да булган. Вафат булган хатын-кызның куркынычсызлык каешын эләктермәве ачыкланган. Һәлакәт вакытында зыян күргән 5 кеше хастаханәгә озатылган. Берсенең хәле авыр, дип бәяләнелә. Җәрәхәт алучылар арасында 5 яшьлек бала да...

Бүген, 1 июльдә, Алабугадан 5 чакрым ераклыктагы юлда өч автомобиль бәрелешкән. Берсенең пассажиры урында ук һәлак булган.



Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 6да булган. Вафат булган хатын-кызның куркынычсызлык каешын эләктермәве ачыкланган. Һәлакәт вакытында зыян күргән 5 кеше хастаханәгә озатылган. Берсенең хәле авыр, дип бәяләнелә. Җәрәхәт алучылар арасында 5 яшьлек бала да бар. Бәхетенә, аның гомеренә куркыныч янамый. Ул махсус креслода утырган була.



Беренчел фаразлар буенча, "тугызынчы" модель" "Лада" машинасы һәм "Ниссан Патфайндер" Казан ягыннан хәрәкәт иткән. "Тугызлы" Солнечный торак пунктына таба борылган вакытта, аңа артыннан баручы машина бәрелә. Шуның аркасында "ВАЗ-2109" юл читенә чыгып оча. Ә "Ниссан Патфайндер" Казанга таба хәрәкәт итүче "Деу Джентра" белән бәрелешә. Тикшерү эше дәвам итә.

Фото: menzela.ru

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев