Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Замбези елгасы»на җиде Мисыр челәне килде

Кошлар су сыеры Захария белән бер вольерда яшәячәк.

«Замбези елгасы. Африка» Казан зооботаника бакчасына яңа хайваннар килүен дәвам итә. Бүген бирегә Мисыр челәннәрен алып килгәннәр – алар Захария кушаматлы Бегемот белән бер вольерда яшәячәк. Иртән Чехиядән алып кайткан кошлар очышны яхшы кичергән һәм хәзер акрынлап яңа вольерга ияләшәләр.

Мисыр челәннәрен тулысынча җайлаштыруга бер атна чамасы вакыт китәчәк

Казанга барлыгы 7 челән – 3 ата һәм 4 ана челән алып кайтканнар. Бу затлы су яны кошлары зур булмаулары белән аерылып торалар – аларның буй озынлыгы 40 см чамасы, ә максималь авырлыгы 500 граммнан артмый.

«Мисыр челәннәре, нигездә, бөҗәкләр һәм балык белән туклана, шулай ук кечкенә кимерүчеләрне дә ашарга мөмкиннәр. Шуңа күрә аларның рационына йомырка, балык һәм ит кертелергә тиеш, - дип сөйләде орнитология бүлеге мөдире Адилә Галиуллина. – Бүген аларның безнең зоопаркта беренче көне , шуңа күрә алар әлегә җайлашалар. Без ризык савытларын билгеле бер урында урнаштырабыз.

 

Әмма челәннәр анда килмәсә, иң уңайлы ашату урынын табу өчен, ризык савытларын күчерәчәкбез. Кошларны җайлаштыруга бер атнадан да ким вакыт китмәячәк».

Вольердагы челәннәр өчен махсус өч асылмалы платформа ясаганнар, алар кошлар оя корган вакытта кулланылачак. «Вакыт җиткәч, челәннәр парлашачак. Без вольерда салам һәм ботаклар салачакбыз, алардан кошлар оя корачаклар. Алар бала чыгарырлар дип өметләнәбез, моның өчен монда барлык шартлар да тудырылган», – дип сөйләде Аделя Галиуллина.

Захария иске зоопаркны «патшалар сараена» алыштырды

Челәннәрне су сыеры Захария белән бер вольерда урнаштырганнар, ул иске зоопарктан яңага 7-нче ноябрьдә күчте. Белгечләр сүзләренә караганда, кыргый табигатьтә су сыерлары челәннәр белән тыныч кына яши һәм хәтта дуслар да. «Бу вольерда үсемлекләр, су һәм су яны дөньясы берләштерелгән, эре һәм вак хайваннар бар. Шартлар табигыйлеккә максималь якын», - дип аңлатты А.Галиуллина. Вольерда һава температурасы +22-25 градус тәшкил итә. Җылылык җылытылган идәннәр, батареялар, шулай ук һаваны җылыту хисабына тәэмин ителә.

Захария яңа зоопаркта бер атнага якын яши, яңа вольерга ияләшкән һәм үзен яхшы хис итә. «Вольерда сулыктан ярга чыгу өчен уңайлы баскычлар бар. Печән, яшелчә, җиләк-җимеш, витаминнар һәм микроэлементлар белән азык өстәлмәләре һәрвакыт җитәрлек», – дип сөйләде тояклылар бүлеге мөдире Татьяна Буслова.

37 яше тулган Захарияне зоопарк хезмәткәрләре аеруча саклык белән күзәтә. Т. Буслова аңлатканча, су сыерлары Африканың иң куркыныч хайваннары арасына керә – алар агрессив булырга мөмкин, коры җирдә тизлекләрен 40 км/сәгатькә кадәр арттыра алалар. Тик зоопарк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Захария тыныч холы белән аерылып тора һәм аны караучы кешеләргә ияләшкән инде.

Яңа вольерда аның өчен иске зоопаркка караганда уңайлырак шартлар тудырылган. «Монда су сыеры өчен урын, су, киңлекләр күбрәк. Хайван өчен өстәмә рәвештә корыда ике абзар, душ бүлмәсе булдырылган – бу Захария өчен «патшалар сарае», – дип өстәде Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов.

Киләчәктә челәннәр һәм су сыеры яшәячәк вольерга ибисларны урнаштыру планлаштырыла.

Хайваннарны яңа вольерларга күчерү штат режимында бара

Хайваннарны адаптация уза торган яңа вольерларга этаплап күчерү 30-нчы октябрьдә башланды. Иркен комфортлы вольерлар сурикатлар, даманнар, крокодиллар һәм ак башлы сиплар күчкән инде. Ф.Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, иске зоопаркта яшәүчеләрне яңа урынга күчерү һәм яңа хайваннарны китерү штат режимында бара.

«Яңа вольерларда хайваннар шактый тиз җайлаша. Әйтик, сурикатлар бөтен җирне дә казып, тикшереп чыкты инде. Серваллар инде ике атна яңа зур вольерларда яши һәм үзләрен яхшы хис итә», - дип сөйләде зооботаника бакчасы директоры.

Хәзерге вакытта зоопаркка планлаштырылган 34 төр хайванның 22-сен китерделәр: бу - гамадриллар, тәвә кошлары, пантер ташбака, Бразза мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дикдиклар, арысланнар, зәңгәр гну һәм башкалар. Ай ахырына кадәр тагын 8 төр алып кайтачаклар – бу фламинго, ак башлы сиплар, таҗлы торналар, кафр каргасы, Мисыр челәне, зебра, гепард һәм шимпанзе, дип сөйләде Фәнис Нурмөхәммәтов.

Исегезгә төшерәбез, «Замбези елгасы» Яңа елга ачылачак. Казан зооботаника бакчасының территориясе реконструкциядән соң өч тапкырга – 7-дән 21 гектарга кадәр артачак. Зоопарк өч өлешкә бүленәчәк: Африка хайваннары урнашачак «Замбези елгасы», Көньяк Америкада яшәүче хайваннар яшәячәк «Амазонка елгасы» һәм Россиянең төрле почмакларындагы хайваннар тупланачак территория. Өч өлеш тә үзара күперләр һәм тоннель белән тоташтырылыр, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев