14 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Якындагы тәүлектә көчле явым-төшемнәр көтелми
15-нче ноябрьдә көндез һава температурасы 3 градус җылы булачак.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә африка дуңгызлар чумасын (АЧС) булдырмау чараларын күрергә тәкъдим итә
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевта узган киңәшмә беркетмәсе нигезендә африка луңгызлар чумасы таралуны булдырмау максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, кыргый кабан дуңгызлары арасында вирусның йөрүе һәм бу авыруның табигый чыганаклары барлыкка килү АЧС таралуның төп сәбәпләрен тәшкил итә, дип билгеләп үтте.
-
9 СЫЙНЫФТАН СОҢ ЧИТ ТЕЛДӘН ИМТИХАН БУЛАЧАКМЫ?
Белүебезчә, тиздән 11 сыйныф укучылары чит телдән БДИ тапышра башлаячак. Бу яңалык 9 сыйныфларга да кагыламы?
-
«Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль – юридик хезмәт күрсәтү
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының 36 нчы номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге һәм Пенсия фонды белгечләре килде. Алар пенсионер һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү тәртибен һәм пенсия фонды системасындагы үзгәрешләрне анлаттылар.
-
Минераль ашламаларны даими кертеп бару туфракның уңдырышлылыгын арттыра
13 ноябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беенче урынбасары Джамбулат Хатуов АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре белән селектор киңшмәсе үткәрде, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан минераль ашламалар сатып алу һәм 2020 – 2025 елларда аларны кулланынуны арттыру мәсьәләләренә багышланган иде.
-
Павел Колобков тренерларга, спортчыларга һәм спорт тармагы белгечләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
Павел Колобков кунакларны дәүләт бүләкләре белән котлады һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
-
Кремльдә 31 декабрь эш көне булуы турында искәрттеләр
Яңа ел яллары 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены
9 ноябрь көнне, Иске Икшермә авыл җирлегенең Татар Икшермәсе авылында, 2020 елда гражданнарның үзара салымы һәм әлеге акчаларны Татар Икшермәсе авылында җирләү урынын төзекләндерүгә юнәлтү буенча халык җыены булып узды.
-
Миңнеханов: «Бигеш» аэропортын реконструкцияләүне халык проекты итәргә кирәк
Җәмәгатьчелек һәм яшь архитекторлар Николай Лемаев исеме бирелгән аэропорт концепциясенә үз өлешен кертә алачак.
-
«Замбези елгасы»на җиде Мисыр челәне килде
Кошлар су сыеры Захария белән бер вольерда яшәячәк.
-
Олыяз авылында чишмәне төзекләндерү
Эзмә авыл җирлегенең Олыяз авылында чишмә төзекләндерелде. Эшне "Акваспецстрой" ҖЧҖ оешмасы башкарды.
-
Студент төркемдәшен һәм үзен атып үтергән
Бүген иртән Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык көллиятендә атыш булган. Бу хакта “Лайф”ка хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткән.
-
Кул көрәше буенча ярышларда катнашу
Узган ял көннәрендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүче Заһидуллин Рөстәм Ибраһим улы Саба муниципаль районы командасы составында Теләче районында узган, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен армреслинг буенча, республика чемпионатында катнашты.
-
Шикәр аеруча ике органга начар йогынты ясый
Альберта университеты галимнәре рационда шикәр булуның эчәклек ялкынсыну авыруларының үсеш куркынычын шактый арттыруын, шулай ук деменция үсешенә китерүен раслаган. Аларның эш нәтиҗәләре Scientific Reports сайтында урнаштырылган.
-
Синоптиклар: Россиядә «кышкы әбиләр чуагы» булачак
Һава температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк.