Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минераль ашламаларны даими кертеп бару туфракның уңдырышлылыгын арттыра

13 ноябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беенче урынбасары Джамбулат Хатуов АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре белән селектор киңшмәсе үткәрде, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан минераль ашламалар сатып алу һәм 2020 – 2025 елларда аларны кулланынуны арттыру мәсьәләләренә багышланган иде.

Видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.   

Министрның  беренче  урынбасары,  туфракның  уңдырышлылыгын  арттыруда  төп  шартларның  берсе  буларак минераль ашламалар куллануны  арттыру  максатларында игенчеләргә  ярдәм  итү өчен    Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  инициативасы  белән өстәмә   преференцияләр  эшләнә,  дип  ассызыклады.     Бары  тик  системалы  рәвештә минераль ашламалар  кертү  генә  авыл  хуҗалыгы  культураларының  тулаем  уңышын һәм  туфракның  уңдырышлылыгын арттыруга  ярдәм  итә.  

АПКның  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре   быел  ашламалар  куллану   һәм  2020 – 2025 елларда  аларны  кулланынуны  арттыру  турында  мәгълүмат бирделәр.    Мәс., төбәкләр  мәгълүматыннан  күренгәнчә,        2019 елның  1 гыйнварыннан   11 ноябренә  кадәр  игенчеләр    3,3 млн тонна минераль ашламалар  сатып алганнар,  бу  2018 елның  шушы  чоры  белән  чагыштырганда   400 мең  тоннага  күбрәк больше.    Тупланган   ресурслар   (калганын  исәпкә  алып) 3,5 млн тонна  тәшкил  итә. 

Киңәшмә  барышында, Татарстан  бүгенге  көнгә  агымдагы  елда минераль ашламалар  куллану  буенча  планны    107,2%ка үтәде,  дип  билгеләп  үтелде.   Республикада   173,1 мең  тонна  ашлама  сатып алынган  һәм  тупланган.   Бу  Идел  буе  федераль округы  буенча  иң  югары  күрсәткеч.   

Шуны  әйтергә  кирәк,  элегрәк Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  минераль  ашламаларны  биржа  аша  сатып  алу   механизмнарын  үстерү  мәсьәләләре  буенча  семинар  узган  иде.    Анда  Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  ашламаларны  биржа  аша    отышлы  сатып  алу  мөкинлекләре  турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев