Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Якындагы тәүлектә көчле явым-төшемнәр көтелми

    15-нче ноябрьдә көндез һава температурасы 3 градус җылы булачак.

    Якындагы тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә, көчле явым-төшемнәр көтелми, республиканың кайбер районнарында томан булачак.

    Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Бүген төнлә республикада һава температурасы нульдән минус 6 градуска кадәр, Казанда – минус 1-дән минус 3 градуска кадәр тирбәләчәк.

    15-нче ноябрьдә көндез Татарстанда һава 5 градуска кадәр җылыначак, башкалада – 3 градуска кадәр җылылык булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

    Фото: kzn.ru

    Чыганак: kzn.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: