Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Студент төркемдәшен һәм үзен атып үтергән

Бүген иртән Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык көллиятендә атыш булган. Бу хакта “Лайф”ка хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткән.

Бу вакыйга нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Һөҗүмче-студент үз-үзен үтергән.

Көллият бинасы каплап алынган, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.

Башлангыч мәгълүматларга караганда егет төркемдәшләреннән шул рәвешле үч алган – аны мыскыл итеп көлә торган булганнар.

– Төркемдә аннан көләләр иде… Ул урамда ук ата башлады, — дип хәбәр иткән РИА “Новости”га бер студент.

Аграр көллияттә ату тавышлары ишеткәннән соң, барлык студентларны эвакуацияләгәннәр.

Фото: life.ru

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев