14 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Эшне төгәлләргә ярдәм кирәк
Авыл халкы элек-электән бердәмлеге белән аерылып торган, җаваплы һәм саваплы эшләргә дә күмәкләшеп алынган. Хәзер дә шулай... Моның ачык мисалын бу елның җәендә Алан-Елга авылында күрергә мөмкин иде. Чын күңеленнән изгелек кылырга омтылучы якташлар һәм авыл халкының уртак көче белән зират тирәсе матур, заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алына башлады.
-
Сабалылар да булышты
Күп балалалы әни буларак, миңа социаль түләүләр алыр өчен кирәкле документларны җыю буенча төрле органнарга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шөкер, моңа кадәр җитәкчеләр һәм безнең бу мәшәкатьләргә битараф булмаган игелекле кешеләрдән гел кайгырту һәм хуплау табып килдек. Документ эшләре белән сезнең районга да берничә тапкыр бардым.
-
Сәнгать мәктәбендә халык рәссамы И.К.Зарипов иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе үтте
2019 елның 13 ноябрендә Россия Федерациясенең халык рәссамы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 80 ел тула.
-
Өлкән яшьтәге кешене карыйсызмы? Айлык туләү рәсмиләштерегез!
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
-
Ялган хәбәр җиткергән
2019 елның 23 июнендә 16 сәгать 37 минутта район эчке эшләр бүлегенең дежур частена телефоннан Сабада шартлау булачагы турында хәбәр алына. Бәхеткә каршы, әлеге хәбәр ялган булып чыга.
-
Алинә Заһитова ел спортчысы исеменә лаек булды
Алинә Заһитова быелгы сезонда Франциядә Гран-при этабында икенче урынны яулады.
-
Ләйсән Мәхмүтова хастаханәгә эләккән
Ләйсән Мәхмүтова инстаграмында хастаханәдән фото урнаштыра. Җырчыга ашыгыч рәвештә операция ясаганнары билгеле булды.
-
Иң яхшы педагог-оештыручы
Перспективалы идеяләрне һәм практикаларны ачыклау һәм популярлаштыру, белем бирү учреждениеләрендә балалар иҗтимагый хәрәкәтенең ролен арттыру максатыннан Килдебәк һәм Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәпләре базасында «Ел укытучысы» республика конкурсының “Иң яхшы педагог – оештыручы” номинациясе узды.
-
Всемирный день борьбы с диабетом
Всемирный день борьбы с диабетом (World Diabetes Day), отмечаемый ежегодно 14 ноября, был введен в 1991 году Международной диабетической федерацией (International Diabetes Federation, IDF) и Всемирной организацией здравоохранения (World Health Organization) в ответ на угрозу возрастания заболевания диабетом во всем мире.