Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова ел спортчысы исеменә лаек булды

Алинә Заһитова быелгы сезонда Франциядә Гран-при этабында икенче урынны яулады.

Glamour журналы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова 2019 ел спортчысы дип игълан ителде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова җиңел атлет Мария Ласицкене, фехтование остасы Софья Великая һәм йөзүче Юлия Ефимовадан күбрәк тавыш җыйган.

Ул бүләкләр тапшыру тантанасында үз командасына рәхмәт әйткән һәм барысына да алар ярдәмендә ирешүен әйткән. 

  • Алинә Заһитова быелгы сезонда Франциядә Гран-при этабында катнашты. Ул икенче урынны яулады. Шулай ук 2018 елгы Уеннар чемпионы Япониядә 22-24 ноябрьгә планлаштырылган этапта чыгыш ясаячак.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X