Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сабалылар да булышты

Күп балалалы әни буларак, миңа социаль түләүләр алыр өчен кирәкле документларны җыю буенча төрле органнарга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шөкер, моңа кадәр җитәкчеләр һәм безнең бу мәшәкатьләргә битараф булмаган игелекле кешеләрдән гел кайгырту һәм хуплау табып килдек. Документ эшләре белән сезнең районга да берничә тапкыр бардым.

Сабада без мөрәҗәгать иткән һәр оешмада да безгә яхшы, изге күңелле кешеләр генә туры килде. Паспорт бүлегендә Айнур Гафиятуллин һәм Лилия Хәлиуллина тиешле мөһерләрне куюда, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин  авыр мәсьәләне хәл итүдә булыштылар. Опека һәм попечительлек бүлегендә дә Энҗе Баһманова безне авыр хәлдә калдырмады, проблемабызны аңлап эш итте. Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 36нчы бүлекчәсе мөдире Фирдәвес Галиеваның аеруча зур булышлыгын тойдык, аның югары профессиональ эш итүенә, ярдәмчеллегенә сокландык. Газетагыз аша безнең гаиләбезгә  ярдәм иткән һәркемгә чиксез хөрмәт сүзләребез аша кылган яхшылыкларының үзләренә мең игелек, сәламәтлек һәм бәрәкәт булып әйләнеп кайтуын телибез. Яхшы кешеләр сез, сабалылар!

Филисә Нурмөхәммәтова.

Әгерҗе районы Терси авылы.

Фото: blogspot.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев