Үзебездә үскәнен читтән алмыйк
Россиядә табигый-климатик шартлар, экзотик төрләрен исәпләмәгәндә, үзебезнең халыкны яшелчә-җимеш белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әмма ни сәбәпледер чит илдән кертелгәненә өстенлек бирәбез. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәсәлән, илнең сәүдә базарына елына уртача бер миллиард долларлык помидор кертелә. Кыярга ихтыяҗны ка-нәгатьләндерү өчен 256 миллион доллар тотылса, импорт суганына...
Россиядә табигый-климатик шартлар, экзотик төрләрен исәпләмәгәндә, үзебезнең халыкны яшелчә-җимеш белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әмма ни сәбәпледер чит илдән кертелгәненә өстенлек бирәбез. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәсәлән, илнең сәүдә базарына елына уртача бер миллиард долларлык помидор кертелә. Кыярга ихтыяҗны ка-нәгатьләндерү өчен 256 миллион доллар тотылса, импорт суганына 250 миллион доллар сарыф ителә. Ә бит телгә алынган яшелчәләрне бездә дә үстереп була! Моның шулай икәнлеге узган сишәмбедә Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының актлар залында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, Президент каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле катнашында эшмәкәрләр белән үткәрелгән очрашуда да ассызыкланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповның авылда хуҗалык итүнең кече формаларына булышу чаралары хакында ясаган чыгышында әйтелгәнчә, дәүләт эшмәкәрләргә бу мәсьәләдә ярдәмгә әзер. Республикада бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә җитештерү мәйданнарын арттыру йөзеннән кызыксындыру чаралары итеп субсидия бирү каралган. Әйтик, бәрәңге үстерү мәйданнары былтыргыча кала икән, фермер һәр гектарга 5 мең сум субсидия алачак. Әгәр "икенче икмәк" игелгән мәйдан арткан очракта, дәүләт ярдәме дә күбрәк булачак. Яшелчәләр яңа мәйданнарда үстерелсә, бәрәңгегә бер гектарга - 20 мең, кәбестәгә 80 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Яшелчәләрнең рәт араларын эшкәртү техникасын 40ка 60 программасы буенча алырга була. Ягъни техника бәясенең 40 процентына субсидия бирелә. Чыгымнарның 20 процентын федераль бюджет каплаячак. "Саба муниципаль районы - ярдәмнән актив файдаланучы районнарның берсе. Безнең шәхси хуҗалыклардагы терлекләр, гаилә фермалары, эшмәкәрләр, эшкәртүче кооперативлар саны һәм башка күрсәткечләрдән чыгып билгеләнә торган индикатор бар. Республика уртача күрсәткече 64 балл тәшкил итсә, Саба районы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 155 балл белән 2нче урында бара. Шушы темплар сакланса, Саба районы эшмәкәрләре, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр 1нче урынга дәгъва кыла алалар" ,- диде Ришат Хәбипов. Әлбәттә, яшелчәне үстерү генә җитми, аны сәүдә таләпләренә туры китереп сатуга чыгару бурычы да куела.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев