29 март 2015 яңалыклары
-
ЮХИДИдә – социаль кампания
Юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше начар һава торышы шартларында килеп чыга. Моның сәбәбе - һава торышының кисәк үзгәрүе түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның уңайсыз метеорология шартларында үз-үзләрен дөрес тотмаулары. ЮХИДИ һәм Россия автоиминиятчеләр берләшмәсе "Куркынычсыз хәрәкәт" экспертиза үзәге мәгълүмати ярдәме белән "Иминлек фаразламасы" дип исемләнгән киң күләмле социаль кампания уздыра....
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Яхшы эш күрсәткечләре өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге начальнигы Васил Шәрифулла улы Исмәгыйловка Эчке эшләр министры В.А.Колокольцев боерыгы нигезендә полиция полковнигы дәрәҗәсе бирелде. Бухгалтерия учеты һәм хисабы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба леспромхозы" җәмгыяте өлкән бухгалтеры Гөлсинә Шәкүр кызы Сөләйманова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы...
-
Үзебездә үскәнен читтән алмыйк
Россиядә табигый-климатик шартлар, экзотик төрләрен исәпләмәгәндә, үзебезнең халыкны яшелчә-җимеш белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әмма ни сәбәпледер чит илдән кертелгәненә өстенлек бирәбез. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәсәлән, илнең сәүдә базарына елына уртача бер миллиард долларлык помидор кертелә. Кыярга ихтыяҗны ка-нәгатьләндерү өчен 256 миллион доллар тотылса, импорт суганына...
-
Студентлар ришвәткә каршы
26 нчы март көнне Казан ветеринар академиясе студентлары ришвәтчелеккә каршы сәясәт вәкилләре белән аралашты. Әңгәмә укытучыларсыз ирекле формада барды. Шуңа да студентлар үзләрен борчыган әлеге проблема турында иркенләп сөйләшә алдылар. "Сәләтле яшьләр ассоциациясе» хәрәкәте активистлары әзерләгән төрле уен сценарияләре студентларга ришвәт бирүче һәм ришвәт алучы ролендә үзләрен сынап карарга ярдәм...
-
Татарстанда сыйфатлы бәрәңге орлыгына, утырту һәм алу машиналарына ихтыяҗ зур
Язгы кыр эшләре алдыннан Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты базасында республика агрономнары квалификацияләрен күтәрә 25-27 мартта Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты базасында республика агрономнары квалификацияләрен күтәрә. Бүген Татарстанда сыйфатлы бәрәңге орлыгына, утырту һәм алу машиналарына ихтыяҗ зур. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә институтта белдерделәр. Белгечләр сүзләренчә, ТР...
-
Кукмара авылларының берсендә энесе абыйсын пычак белән яралаган
20 мартта көндезге сәгать 12ләр тирәсендә Кукмара районы Адай авылында яшәүче 1974 елгы ир кеше үзенең 1968 елгы абыйсын пычак белән яралый. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип белдерә район эчке эшләр бүлеге башлыгы Рамил Нургалиев районның "Хезмәт даны" басмасына. Татар-информ
-
Быел 2 айда алкоголь продукциядән агулануның 221 очрагы теркәлгән
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында алкоголь продукциядән агулануның 221 очрагы теркәлгән. Агуланучыларның 10сы - балалар. 58 очрак исә үлем белән тәмамланган. Бәхеткә, үлүчеләр арасында балалар юк. Бүген бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте. Очрашуда сүз алкоголь базары законнарына кертелгән үзгәрешләр,...
-
Татарстан бакчачылары бай җиләк-җимеш уңышына өметләнә ала
Быел Татарстан бакчачылары бай җиләк-җимеш уңышына өметләнә ала. Алмагач, чия һәм кара җимеш агачлары уңышлы кышлаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында белдерделәр.