Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан бакчачылары бай җиләк-җимеш уңышына өметләнә ала

Быел Татарстан бакчачылары бай җиләк-җимеш уңышына өметләнә ала. Алмагач, чия һәм кара җимеш агачлары уңышлы кышлаган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында белдерделәр.

Белгечләр бәяләвенчә, бакчалар өчен кыш килешкән. Чәчәк бөреләренең туңуы 20 процентка җиткән, бу түбән күрсәткеч, дип санала. Дөрес, язын көндез һәм төнлә температураның төшүе белән тагын 5 процент җиләк-җимеш бөреләре өшергә мөмкин. Гомумән алганда, бу кышкы югалтулар буенча уртача күрсәткеч булачак, дип саный галимнәр. Әмма ул бакчаларның продуктлыгына җиңелчә генә йогынты ясаячак.
Шуңа күрә, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре җиләк-җимеш мул булачак, дип ышандыра.

«Татар-информ», Ирина Игнатьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев