Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИдә – социаль кампания

Юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше начар һава торышы шартларында килеп чыга. Моның сәбәбе - һава торышының кисәк үзгәрүе түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның уңайсыз метеорология шартларында үз-үзләрен дөрес тотмаулары. ЮХИДИ һәм Россия автоиминиятчеләр берләшмәсе "Куркынычсыз хәрәкәт" экспертиза үзәге мәгълүмати ярдәме белән "Иминлек фаразламасы" дип исемләнгән киң күләмле социаль кампания уздыра....

Юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше начар һава торышы шартларында килеп чыга. Моның сәбәбе - һава торышының кисәк үзгәрүе түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның уңайсыз метеорология шартларында үз-үзләрен дөрес тотмаулары. ЮХИДИ һәм Россия автоиминиятчеләр берләшмәсе "Куркынычсыз хәрәкәт" экспертиза үзәге мәгълүмати ярдәме белән "Иминлек фаразламасы" дип исемләнгән киң күләмле социаль кампания уздыра. Чара 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төп максат - автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең юлда катлаулы һава торышы шартларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәргә кирәклегенә игътибар юнәлтү. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булачаклар, өлкән сыйныфлар белән махсус дәресләр узачак. Рейдлар вакытында инспекторлар шоферларга һава торышы белән бәйле юл фаҗигаләре турында сөйлиләр, аларны игътибарлы һәм сак булырга чакыралар.

Һәлакәтләрнең тагын бер сәбәбе - эчкән хәлдә транспорт белән идарә итү. Март аенда гына да юл-патруль хезмәте инспекторлары 7 аек булмаган йөртүчене тоткарладылар, тагын берсендә исереклек билгеләре бар иде. Тагын да күңелсезе шул: тоткарланган 8 йөртүченең 3есе бер тапкыр правасын алдырганнан соң да, тәүбәгә килмичә, кабаттан эчкән хәлдә руль артына утырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев