Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сыйфатлы бәрәңге орлыгына, утырту һәм алу машиналарына ихтыяҗ зур

Язгы кыр эшләре алдыннан Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты базасында республика агрономнары квалификацияләрен күтәрә 25-27 мартта Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты базасында республика агрономнары квалификацияләрен күтәрә. Бүген Татарстанда сыйфатлы бәрәңге орлыгына, утырту һәм алу машиналарына ихтыяҗ зур. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә институтта белдерделәр. Белгечләр сүзләренчә, ТР...

Язгы кыр эшләре алдыннан Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты базасында республика агрономнары квалификацияләрен күтәрә


25-27 мартта Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты базасында республика агрономнары квалификацияләрен күтәрә. Бүген Татарстанда сыйфатлы бәрәңге орлыгына, утырту һәм алу машиналарына ихтыяҗ зур. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә институтта белдерделәр.
Белгечләр сүзләренчә, ТР да 72,4 мең гектар бәрәңгенең 6,6 мең гектары гына сәнәгать секторында җитештерелә. Продукциянең калган өлешен шәхси хуҗалыклар шәһәргә җибәрә. Әмма товар җитештерүчеләрнең бу категориясе сыйфатлы орлыклар белән тәэмин ителмәгән. Бүген фермерлар, шәхси хуҗалыклар ияләре, галим-селекционерлар, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр бу мәсьәләне хәл итү турында фикерләште.
Бу мәсьәләне хәл итү юлларының берсе буларак, бәрәңге үстерүчеләрне берләштерүче ассоциация булдыру тәкъдим ителде. Шулай итеп, сыйфатлы һәм базарда ихтыяҗ булган продукция үстерү өчен шәхси хуҗалыкларны һәм фермерлар хуҗалыкларын суперэлиталы һәм элиталы орлыклар белән тәэмин итү планлаштырыла.
Шулай ук бәрәңге орлыгын җитештерү чыгымнарын оптимальләштерү, агромониторинг, яңа технологияләр турында да сүз барды.

«Татар-информ», Ирина Игнатьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев