Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел 2 айда алкоголь продукциядән агулануның 221 очрагы теркәлгән

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында алкоголь продукциядән агулануның 221 очрагы теркәлгән. Агуланучыларның 10сы - балалар. 58 очрак исә үлем белән тәмамланган. Бәхеткә, үлүчеләр арасында балалар юк. Бүген бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте. Очрашуда сүз алкоголь базары законнарына кертелгән үзгәрешләр,...

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында алкоголь продукциядән агулануның 221 очрагы теркәлгән. Агуланучыларның 10сы - балалар. 58 очрак исә үлем белән тәмамланган. Бәхеткә, үлүчеләр арасында балалар юк.

Бүген бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте. Очрашуда сүз алкоголь базары законнарына кертелгән үзгәрешләр, Татарстан Республикасында алкоголь продукциянең законсыз әйләнешенә каршы торуда агымдагы һәм киләчәктәге вазгыять турында барды.

Игорь Марченко искәртеп узганча, 2010 елда ТРда кабул ителгән закон нигезендә алкогольне кичке 10нан иртәнге 10га кадәр сату, бар, кафе, ресторан тибындагы җәмәгать туклануы урыннарыннан тыш, тыелды. Әлеге тыюлар, үз чиратында, республикада төнлә исерек килеш кылынган хокук бозулар һәм җинаятьләр санының кимүенә китерде. "Әмма, күп кенә зур булмаган кибетләр, үзләрен бар яки җәмәгать туклануы урыны дип атап, исерткеч эчемлекләрне төнлә дә сату белән шөгыльләнә башлады. Чөнки закон бу төр урыннарны чикләүләрдән азат итә иде. Ахыр чиктә, әкренләп, бу ялган алкоголь белән сәүдә итүгә китерде", - дип сөйләде чыгыш ясаучы.

Аның сүзләренә караганда, хокук саклау органнарына бу төр предприятиеләр урнашкан йортларда яшәүчеләрдән шау-шу, антисанитария, йорт подъездларында маргинал адәмнәр пәйда булуга бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр кабул ителгән. Бу вазгыятьне үзгәртү максаты белән, агымдагы елның 6 мартында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен берәмләп сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында"гы законга кул куйды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе билгеләп узганча, үзгәрешләр кертелгән закон, аерым алаганда, алкоголь продукцияне кичке 10нан иртәнге 10га кадәр сатуны, ресторан һәм кафеларда алкоголь продукциясен ваклап сатудан тыш, һәм шул ук сәгатьләрдә ябык савыттагы алкоголь продукцияне җәмәгать туклануы предприятиеләреннән алып чыгуны тыя. Әлеге тыюлар 17 марттан гамәлдә. Моннан тыш, әлеге закон нигезендә алкогольне стационар булмаган объектларда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, күп фатирлы торак йортларда, шулай ук, күп фатирлы йортларга өстәп төзелгән биналарда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, "ресторан", "кафе" типларына кертелгән җәмәгать туклануы предприятиеләреннән тыш, сату тыела. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге тыюлар сатып алучылар өчен каралган керү урыны күп фатирлы йортның ишегалдыннан оештырылган рестораннар, кафелар, сәүдә предприятиеләренә дә кагыла, дип ассызыклады Игорь Марченко. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта эшли торган җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен күчеш чоры каралган - санап үтелгән тыюлар үз көченә агымдагы елның 15 июнендә керә.

"Бүгенге көндә Татарстанда алкоголь продукцияне ваклап сату белән 8100 сәүдә объектында, шул исәптән 1405 җәмәгать туклануы урыннарында, 2,5 меңләп юридик зат шөгыльләнә. Закон көче астына барлыгы 350 җәмәгать туклануы урыны эләгә", - диде чыгыш ясаучы.

Игорь Марченко легаль булмаган исеркеч эчемлекләрнең, нигездә, Казакъстаннан кертелүенә игътибарны юнәлтте. "Әлбәттә, бу аларның барысының да биредә эшләнүе турында сөйләми. Кайвакытта алкоголь продукция Кытайда җитештерелеп, Казакъстан бренды белән әлеге ил аша Россиягә кертелә", - дип шәрехләде ул.

Быел ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, административ тикшерүләр барышында 82 мең л. ялган алкоголь продукцияне әйләнештән алган. Аның 40 проценты - "Казакъстан алкоголе", 16 проценты - составында спирт булган сыекчалар, 4 проценты - көмешкә, калганы исә стационар булмаган яки лицензиясез сәүдә объектларыннан әйләнештән алынган хәмер, дип сөйләде спикер.

Моннан тыш, прокуратура органнары мөрәҗәгате белән судлар исерткеч эчемлекләрне өйгә алып китереп бирергә тәкъдим иткән 140лап интернет-сайтның эшен туктаткан. Шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе инициативасы белән "Вконтакте" төркемендә алкоголь продукция тараткан 150ләп төркем блокланган.

"Татар-информ", Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев