Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Мәдәният хезмәткәрләре көне - җәмгыятьне рухи һәм бай мәдәни мирасыбызны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәркемнең, тормышын театр һәм рәсем сәнгатеннән башка күз алдына китермәгән, музей һәм китапханәләргә йөргән, музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнгән кешеләрнең уртак бәйрәме. Мәдәният хезмәткәре билгеле бер вазифаларны башкаручы гына түгел, безне чолгап алган һәм күпләр игътибар итмәгән матурлыкны тоючы һәм шушы сыйфаты белән кешеләрнең күңелен кузгатып, тормышыбызга ямь өстәүче. Районыбыз мәдәни өлкәдә республика күләмендә мәгълүм казанышларга иреште, мәдәният учакларыбыз зур масштаблы чаралар, фестивальләр мәйданына әйләнде. Үзешчән коллективларыбыз үз осталыклары белән илнең мәдәни үзәкләрен яулый. Мәдәният хезмәткәрләре алдында яшь буынны түгәрәкләргә һәм берләшмәләргә ныграк тарту, мәдәни чараларның тагын да мавыктыргычрак алымнарын табып эшләү бурычы тора.

Сез, мәдәният хезмәткәрләре, киләчәктә дә кыйблагызга тугры калырсыз, эшчәнлегегездә яңалыкларны, бай рухи мирасны өлге итеп алып, халыкка игелекле хезмәтегезне дәвам итәрсез дип ышанабыз. Мәдәният хезмәткәрләрен, шушы өлкәдә эшләгән ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлап, нык сәламәтлек, бәхет, иҗади планнарының тормышка ашуын, күтәренке кәеф телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният