Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Жанна Фрискеда шешнең беренче стадиясе булу ачыкланды

20 гыйнвардан бирле җырчы Жанна Фрискеның куркыныч диагнозы - дүртенче стадиядәге рак белән авыруы бөтен җәмәгатьчелекне пошаманга салган иде. «Беренче канал» һәм «Русфонд» ярдәме белән кыска вакыт аралыгында 68 миллион сумнан артык акча җыелды. Шушы көннәрдә генә «Русфонд» Жанна дәвалау курсы алучы Слоун - Кеттеринг исемендәге мемориаль онкологик үзәк (Memorial...

20 гыйнвардан бирле җырчы Жанна Фрискеның куркыныч диагнозы - дүртенче стадиядәге рак белән авыруы бөтен җәмәгатьчелекне пошаманга салган иде.

«Беренче канал» һәм «Русфонд» ярдәме белән кыска вакыт аралыгында 68 миллион сумнан артык акча җыелды. Шушы көннәрдә генә «Русфонд» Жанна дәвалау курсы алучы Слоун - Кеттеринг исемендәге мемориаль онкологик үзәк (Memorial Sloan - Kettering Cancer) счетына 135 мең доллар (4 665 600 сум) акча күчерүе билгеле булды. Җыелган сумманың 30 миллион сумы әлегә Жаннаның киләсе дәвалау курсы өчен «туңдырылып» торса, тагын 30 миллион сумы Россиядәге онкологик авырудан интегүче балалар өчен тотылачак.
Жаннаның әтисе - Владимир Борисович Фриске сүзләренчә, АКШ клиникасын сайлаганчы, алар Россиядәге бөтен онкологик үзәкләргә тукталган. Әмма андагы табиблар, Жаннага операция ясаган очракта, аның исән калу шансының аз булганлыгын әйткән. Шуның өчен Жанна, операциядән баш тартып, Нью-Йорк клиникасына китәргә булган. «Без Жаннаның авыруын оныгыбыз Платонга 2 ай булганда белдек, - ди Владимир Борисович. - Жанна бик каты баш авыртуларыннан интегә башлады. Тикшеренү куркыныч диагнозны күрсәтте. Без ул вакытта җәмәгатьчелеккә чыгармаска булдык, бәлки, аны яшереп тотасы булмагандыр, алданрак әйтү дөресрәк булыр иде».
Жаннада дүртенче стадиядәге рак, дигән хәбәрнең исә шушы көннәрдә генә хаксыз булуы ачыкланды - баксаң, Жаннада шешнең, ягъни глиобластоманың беренче стадиясе. Һәм ул нурланыш терапиясенә дә, операциягә дә буйсына алырлык авыру. Онкологлар исә тагын бер яңалык белән сөендерә - әлеге төр рак метастаза җибәрми икән.

Чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев