Саба таңнары

Зифа һәм Марсель Әскәровлар бүген кызларына исем куштыралар [+фото]

ТНВ каналының "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында эшләүче Марсель Әскәров күптән түгел әти булды. Хатыны Зифа аңа 29 июль көнне кыз бала тапты.

Сабый Казанның "Ава-Казань" түләүле клиникасында дөньяга аваз салган. Зифа белән баланы кичә өйгә алып кайтканнар.
Баланың авырлыгы 3 кг, буе 48 см.
Бүген Әскәровлар гаиләсендә бәйрәм. Кызларына исем куштыралар. Исемнең иң матурын сайлаганнар - Сөмбел!
Марсель һәм Зифаны чын күңелдән котлыйбыз! Көтеп алган балагызның игелеген күрегез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: