Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфия Мансурның тәүге китабы тәкъдим ителде

"Мин көтәрмен, тик син...ашыкма” исемле китапка 35 хикәя кергән.

Кичә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында язучы, журналист Зөлфия Мансурның китабын тәкъдим итү чарасы аншлаг белән узды. Кичәне Алмаз Мирзаянов алып барды.

Зөлфия Мансур-Ганиуллина 5 кыз әнисе буларак билгеле шәхес. Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсу Ганиуллиналарны ул иреннән китеп, ялгыз тәрбияләргә, аякка бастырырга мәҗбүр булган. Әлегә кадәр Зөлфия Мансурның хикәяләре матбугатта басылып торса да, "Кызлы йорт"ның әнисе китап чыгару хыялы белән янып яшәгән. “Мин көтәрмен, тик син... ашыкма” исемле китапка 35 хикәя кергән. “Ун ел дәверендә, безнең әни язу эшенә тартылганнан бирле тупланган материал бу. Ул һаман китап чыгарам дип, үзенең хыялына ышанып яшәде. Безнең әнигә үз хыялын үз куллары белән тотып карарга насыйп булды”, - диде олы кызы Рәфинә Ганиуллина “Интертат” хәбәрчесенә.

Зөлфия Мансур тумышы белән Арча районы Шушмабаш авылыннан. 2016 елның 5 сентябрендә Зөлфия Мансурга инсульт була, авыр операция кичерә. Бүгенге көндә ул инде шактый тернәкләнгән, булышлык белән аягында басып тора ала.

Кичәдә концерт номерлары, нигездә, Зөлфия Мансурның кызлары чыгышларыннан торды. Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева авторның “Агач мылтык” хикәясен укыды. Кичәдә Зөлфия Мансурның авылдашлары, гаилә дуслары чыгыш ясады. Барлык яңгыраган шигырьләр, җырлар герой-ананың җиңелләрдән булмаган язмышын чагылдырды.

Фото: Гарифуллина Гульнара, соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев