Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия «эшкә йөри» [видео]

Зөлфәт Зиннуровның «Инстаграм»ында бер видео бар. Анда Зөлфәтнең кызы - өч яшьлек Зәлия (12 октябрьдә туган көне булып узды) әтисенең аягына, тырышып-тырышып, оекбаш кидерә. Әмма кызның нәни кулларын шоуменның аягы тыңламый. Шулчак Зәлия: «Әти инде, әти, аягыңны СЫЕРТ!» - дип әйтеп сала. Видеоны моннан карарга була: http://instagram.com/p/so2BTWGP88/?modal=true Сүзен дөрес әйтмәсә...

Зөлфәт Зиннуровның «Инстаграм»ында бер видео бар. Анда Зөлфәтнең кызы - өч яшьлек Зәлия (12 октябрьдә туган көне булып узды) әтисенең аягына, тырышып-тырышып, оекбаш кидерә. Әмма кызның нәни кулларын шоуменның аягы тыңламый. Шулчак Зәлия: «Әти инде, әти, аягыңны СЫЕРТ!» - дип әйтеп сала.

Видеоны моннан карарга була: http://instagram.com/p/so2BTWGP88/?modal=true

Сүзен дөрес әйтмәсә дә, мәгънәсенә кергән бит! Аның шулай татарча сөйләшүе үк күңелле. Түзмәдем, кызы турында сорашырга дип, Зөлфәтнең үзенә шалтыраттым.

- Үзенең шундый төрләндереп сөйли торган гадәте бар. Сүзнең тамырын белә, калганын үзенчә әйтә. Сәләт! Кызымның теле бик иртә ачылды. Бер яшьтә рәхәтләнеп сөйләшә иде. Баштарак «р» хәрефе чыга алмый интектерде. Шәхсән үзем бу өлкәдә күп эшләдем. Тырышуым артып ук киткән бугай, аның каравы, хәзер бер «р» урынына «ррр» дип, өчәрне әйтә. Хәзер «Әлифба» уку белән мәшгульбез. Күбрәк минем янга: «Әти, әйдә, өйрәнәбез»,- дип, «Әлифба»сын күтәреп килә.
- Татар теленә басымны нык ясыйсыз, алайса?
- Өйдә фәкать татарча гына сөйләшәбез. Мин яисә тормыш иптәшем Гөлназ берәр рус сүзе кыстырып җибәрсәк, бер-беребезгә кисәтү ясыйбыз. Хәзер контроль тагын да көчле: Зәлия дә төзәтеп куя. Игътибарны җәлеп итү өчен сузып-сузып сөйли. Иртә белән минем яныма килеп: «Әти-и-и, әйдә, чәй эчәбе-е-е-з, тәмлә-ә-ә-п, бал белә-ә-ән», - ди.
- Белүемчә, Зәлия күптән түгел балалар бакчасына йөри башлады?
- Әйе. 2 нче гимназия каршындагы «Балакай» балалар бакчасына бик теләп йөри. Үзе бакчага йөрүне «эшкә барам» дип сөйләшә.
- Синең җырларыңны тыңлыймы, таныймы? Үзе кем булырга хыяллана?
- Мин өйдә дә, машинада да үз җырларымны тыңламыйм. Әллә кайда, радиода ишетеп алса, таный. «Аулак өй» башланса да, «Әти, сине күрсәтәләр!» - дип сөенеч алмыйча калмый. Үзе биюче булырга хыяллана.
- Төс-бите белән кемгә охшаган?
- Берәүләр Гөлназга охшата, икенчеләре: «Нәкъ син икәнсең!» - диләр. Әмма коеп куйган Гөлназ ул!
- Үзенә бер иптәш алып кайту турында уйламыйсызмы?
- «Энекәш кирәк миңа» шигырен ятлап алган. Өзми-куймый, шуны сөйли. Бар да Ходай кулында.


Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев