Әзәрбайҗанда да “КамАЗ” җыя башладылар
Яңалыклар

Әзәрбайҗанда да “КамАЗ” җыя башладылар

Бу атнада Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбайҗанга эшлекле сәфәр кылды.

Республика башлыгының биредә татар җәмгыяте вәкилләре, Әзәрбайҗан Премьер-министры Артур Таһир углы Рәсе-Задә белән очрашуы турында хәбәр иткән идек инде.


Эшлекле сәфәрнең икенче кө­нендә исә Рөстәм Миңнеханов Бакуда узган бизнес-форумда кат­нашты. Анда ике республика арасында хезмәттәшлек өчен өметле юнәлешләр турында фикер алыштылар. Рөстәм Миң­неханов үз чыгышында ике арадагы хезмәттәшлек өчен өметле юнәлешләр дип сәнәгать, җи­тештерү, мәгълүмати структуралар тармагын атады һәм, кә­газьдән эшкә күчеп, хезмәт­тәшлекне ныгытыр чак җиткән­лек­не искәртте. Республика башлыгы сүзләре белән Әзәрбайҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягуб Әюбов та килеште. Ул Әзәрбайҗандагы Ган­җә автомобиль заводында "КамАЗ" автомобильләрен җыю линиясе ачылуны да ике республика арасында хезмәттәшлек өчен мөһим вакыйга дип атады.


Республика башлыгының Әзәрбайҗанга баруы юкка түгел. Татарстанның Россия һәм дөнья күләмендәге көндәшлеккә сәләт­ле алдынгы төбәкләр рәтендә булганын хәзер инде чит илләрдә дә таныйлар. Рөстәм Миңнеха­нов чит илләр белән элемтәләрне җәелдерү, әлеге төбәкләрдә Татарстан товарларын таныту һәм республикага инвестицияләр җә­леп итү белән шәхсән үзе шөгыльләнә. Бу эшчәнлек аеруча мөһим юнәлешләрдән санала һәм, илдә катлаулы икътисадый вәзгыять хөкем сөрүгә карамас­тан, уңай нәтиҗәләргә китерә. Әзәрбайҗанда "КамАЗ" автомо­бильләрен җыю линиясе ачылу да - моның ачык мисалы. Хә­терләсәгез, күптән түгел узган Россия - Индонезия форумында Рөстәм Миңнеханов "КамАЗ" ав­томобильләрен Индонезиядә дә җыя башлау тәкъдиме белән чык­кан иде. Болар бар да "КамАЗ"ның халыкара мәйданда тоткан урынын ныгыту өчен эшләнә.


Эшлекле сәфәр ахырында Рөстәм Миңнеханов, Әзәр­бай­җан Президенты Илһам Алиев белән очрашып, үзара хезмәт­тәшлекне ныгыту турында сөй­ләште. Республика башлыгы Татарстанның киләчәктә Әзәр­байҗан белән бик күп проектларны тормышка ашырырга җы­енуын искәртте. Рөстәм Миң­неханов сүзләреннән аңлашыл­ганча, бу очракта сәнәгать тармагында хезмәттәшлек итү, нефть химиясе, машина тө­зелеше, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш техникасы җитештерү буенча тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла.

("Ватаным Татарстан", /№ 55, 17.04.2015/)


Нет комментариев