Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында көрәшчеләр сугышкан

Татарстан Спорт министрлыгы билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында булган вазгыятьне контрольдә тота.

Бу көннәрдә Зәй шәһәрендә уза торган билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында спортчылар катнашында конфликт булды. Калмыкия белән Карачай-Черкес республикалары җыелма командалары вәкилләре арасында көрәш вакытында  аңлашылмаучанлык чыкты һәм алар сугыша башладылар. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар конфликтны тиз туктата алган, анда катнашучылар һәм янәшәдәгеләр имгәнүләр алмаган.

Ярышлар урынына килгән эчке эшләр органы вәкиле ике команда вәкилләре блән дә сөйләште. Бүген командалар тамашачыларга конфликт бетерелде һәм бер-берсенә дәгъвалары булмавын белдерделәр.

Бәрелеш инициаторлары булган спортчыларга килгәндә, алар икесе дә бу көннәрдә Зәйдә уза торган ярышлардан алынганнар һәм дисквалификацияләнгәннәр, ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителгәннәр.

Татарстан Спорт министрлыгы билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында булган вазгыятьне контрольдә тота һәм спортчыларны бер-берсенә хөрмәт белән карарга, үз көчләрен келәмдә күрсәтергә чакыра.

Без спорт кешене физик яктан гына түгел, рухи яктан да үстерергә сәләтле, дип саныйбыз. Без спортчыларның бер-берсенә һөҗүм итүләренә каршы һәм шелтә белдерәбез, диелгән министрлык хәбәрендә.

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев