12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне
Һәр ел саен һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүне Прокуратура хезмәткәрләре башлый. Әлеге дата моннан 301 ел элек 12 гыйнварга туры китереп рәсмиләштерелә.
Прокуратурага зур бурычлар йөкләнгән. Алар башкарма хакимият органнары, тикшерү комитетлары, җирле үзидарә, контроль итүче органнар, аларның вазифаи затлары тарафыннан федераль законнарның һәм гражданнарның хокук һәм ирекләре үтәлүенә күзәтчелек итәләр.
Район прокуратурасы хезмәткәрләре закон һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә алгы сафта. Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре: гражданнарның хезмәт хокукларын, балигъ булмаганнарның, мөмкинлеге чик-ләнгәннәрнең һәм башка социаль якланмаган гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм башкалар. Прокуратураның халыкта абруе зур. Кайвакыт гаиләдә низаг килеп чыкса да, безгә киләләр. Мондый конфликтларны тикшерү полиция участок вәкаләтлеләре эше. Прокуратура исә алар үз функцияләрен үтәмәгәндә эшне үз өстенә ала. Әмма ул очракта да низаг чыгаручыга түгел, ә вазифасын тиешенчә үтәмәгәне өчен участок вәкаләтлесенә карата чара күрелә. Без гражданнар өстеннән күзәтчелек итмибез, шулай да мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмыйбыз. Әйтик, 2022 елда район прокуратурасына шикаятьләр белән 242 граждан мөрәҗәгать итте. Аларны карау нәтиҗәләре буенча гражданнарның бозылган хокукларын торгызу белән бәйле 45 шикаять нигезле дип табылды. Узган ел прокурор һәм район прокуроры урынбасары тарафыннан 176 кеше кабул ителде. Район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә, хезмәт хокукларын саклауга, Җир һәм башка хокук мөнәсәбәтләренең законлылыгына зур игътибар бирелә.
Узган ел район прокуратурасы 494 закон бозу очрагын ачыклады. Законсыз норматив-хокукый актларга һәм башка карарларга 169 протест чыгарылды. Судка 27 дәгъва гаризасы язылды, закон бозуларны бетерү турында 284 тәкъдим кертелде, аларны карау нәтиҗәләре буенча 280 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Административ хокук бозулар турында 25 эш кузгатылды. Прокуратура хезмәткәрләре судлар тарафыннан 82 җинаять эшен караганда дәүләт гаепләве хупланды. Һәр каралган гражданлык һәм җинаять эше артында кеше язмышлары тора һәм бу эштә катнашучы прокуратура хезмәткәрләреннән югары дәрәҗәдә һөнәри осталык таләп ителә. Безнең хезмәткәрләр халык, балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында профилактик эш алып баралар, район мәктәпләренең гомуми ата-аналар җыелышларында чыгыш ясыйлар.
Прокуратура терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өлкәсендә законнарны бозуларның – 100, коррупцион эчтәлектәге җинаятьләрнең 14 очрагын ачыклаган.
Прокуратура тарафыннан районның барлык хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләү алып барыла. Үзара хезмәттәшлек, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән уртак тырышлык социаль тотрыклылыкка, законлылык һәм хокук тәртибе өлкәсендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Куелган бурычларны тормышка ашыруда прокурор урынбасары Рамил Зиннәтуллин, ярдәмчеләрем Ләйсән Гаффарова, Энҗе Фәйзуллина, беренче разрядлы белгеч Илсөя Шәяхмәтованы берләштергән коллектив республикада иң тәҗрибәлеләрдән санала.
Агымдагы елга безнең бурыч – ирешелгән уңышларны саклап калу һәм арттыру, милли проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру өчен ышанычлы хокукый нигез тәэмин итү, гражданнарны яклау, җинаятьчелекне чикләү. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык хезмәттәшләремә эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телим. Ихлас котлау сүзләрен район прокуратурасы ветераннарына да җиткерәм.
Ленар Вәлиуллин,
район прокуроры,
өлкән юстиция киңәшчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев