Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

14 МЕҢНӘН КИМ ТҮЛӘСӘҢ – ШТРАФ

Агымдагы атнада Саба муниципаль районы башкарма комитетының халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе “соры” хезмәт базарын өйрәнү максатында Байлар Сабасындагы hәм Шәмәрдәндә рейдлар үткәрде.

Мониторинг барышында эш бирүчеләр һәм  аларда  эш­ләүчеләр белән сөйләшүләр  алып барылды. Шулай да  “Хезмәт хакларын ничек түлиләр?” дигән сорауга күбесе бик ачылып китмәү  ягын карады. Дөрес, “Илфани” сәүдә үзәгенең икенче катында урнашкан кибеттә эшләүче ханым үзе белән  хезмәт  килешүләре төзелмәгәнлеген, авырып киткән очракта больничныйлар түләнмәвен яшермәде. Комиссия әгъзалары менә-менә  килеп җитәргә тиешле  шәхси эшмәкәрнең үзен  күрә  алмады. “Үзебез дә аны  көтәбез,  җыелыш үткәрергә тиеш  иде”,– диделәр  узган  көндә эшләп  ялга чыккан сатучылар. Үзе тоткарланса да, шәт, хезмәт законнарының үтәлмәвенә  чик  кую таләбе белән язылган прокурор кисәтүе кулына тапшырылгандыр. Шуны да искәртергә кирәк, 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 14 000 сум күләмендә билгеләнде. Рейд барышында эш бирүчеләргә законга кертелгән  үзгәрешләр уңаеннан эшчеләр белән өстәмә килешүләр төзергә кирәк булачагы  аңлатылды. Шушы таләпне үтәмәүчеләргә Административ  хокук бозулар турындагы  кодексның 5.27нче матдәсе ни­гезендә 50 мең сумга кадәр штраф hәм 3 елга кадәр дисквалификация каралган. 

Саба һәм Шәмәрдәндәге базарларда сату итүчеләр дә комиссиягә  үз  сүзләрен әйтте. Алар айлык керемнәренең аренда хакын түләүдән әллә ни артмавыннан зарланды. Шул сәбәпле байтак сәүдә урыннары бушап калган. Әлегә эшләп торган, сатып алучылар килгәнен  көткән кайбер нокталарга товар турында белешмә мәгълүматның язылмавы һәм үзмәшгуль буларак теркәлеп хезмәт күрсәтүчеләрнең үзе җитештермәгән товарны сатуга кую очраклары ачыкланды. Салым инспекциясе  инспекторы  кисәткәннән  соң ханым аларны киштәдән алырга мәҗбүр булды. Шулай ук балигъ булмаганнар хезмәтеннән файдаланучы кафе хуҗасына да аларны  һөнәри  керемгә салым реҗимына   күчереп  эшләтүнең отышлырак булачагы  аңлатылды.

Эш бирүчеләр тарафыннан ике­ләтә бухгалтерия  алып барылуына битараф булмаска  кирәк. Эш  хакын 1гыйнвардан 14 меңнән ким  яисә аның бер өлешен “конвертлата” алучылар «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча,  интернетка  кереп,  «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша да мөрәҗәгатьләрен  җиткерә алалар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев