Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

159нчы ПМК мәктәпләрдә азык-төлек блокларын яңарта

Моннан ярты гасыр элек оештырылган (2022 елда 50 ел була) 159нчы күчмә механикалаштырлган колоннасы районның төзелеш индустриясендә зур урын алып тора. Оешма быел да Илнар Нәбиуллин шәхси предприятиесе белән берлектә 30га якын объектта эш алып бара.

undefinedИлфир Арикиев эш вакытында

Татарстанның төзелеш тармагында яңадан­яңа программаларга старт бирелә. Димәк, төзүчеләргә дә эш чыгып кына тора. Быел, мәсәлән, мәктәп ашханәләрен ремонтлау, матдитехник җиһазлау буенча республика программасы кабул ителде. Шул нигездә “159нчы ПМК” җәмгыяте азык­төлек блокларын төзекләндерүгә алынды. Эш Шәмәрдән лицеенда, Шекше, Мичән төп башлангыч мәктәпләрендә алып барыла. Әйтик, Шекше ашханәсен капиталь ремонтлауга 2,2 миллион сумнан артык акча каралган. Ни әйтсәң дә, башлангычларны кайнар туклану белән тәэмин итү бурычын куелды. Аерым алганда, кече сыйныфларның барлык укучылары да көнгә бер тапкырдан да ким булмаган кайнар ризык ашарга тиеш. Азык­төлек блокларының моңа заманча яраклашкан булуы кирәк. “Ашханәдә идәндәге линолеум алынып плитка җәелде, стеналары металл сайдинг белән тышланды, түшәм, шулай ук тәрәзәләр барысы да алыштырылды. Кухня җиһазлары, юынгычлар, кул киптергечләр барысы да яңа булачак. Эш инде төгәлләнеп килә. Иң мөһиме, сыйфат. Эш барышында бинаны төзүчеләр җибәргән кыек­мыекларны да тигезләргә туры килә. Азык блогы 15 августка файдалануга тапшырылачак. Шәмәрдән, Мичән мәгариф учреждениеләрендә дә шундый эшләр алып барыла, – дип таныштырды безне Илнар Нәбиуллин төзелеш барышы белән.

“159нчы ПМК” төзүчеләре шушы бинада урнашкан “Акчарлак” балалар бакчасында да капиталь ремонт алып бара. Эшне тышкы уен мәйданчыгын тәртипкә китерүдән башлаганнар. Территория яңа материал белән киртәләп алынган, яңа инвентарьлар куелган. Бакчаның беренче катындагы уен бүлмәсе идәне җылытыла торган булачак, идәнгә җәелгән линолеум стена буенча 90 сантиметрга кадәр күтәреләчәк. Ягъни балалар акшарланган диварга терәлеп буялмаячак. Коридорга мәрмәр плитәләр җәелә, түшәм асылма материалдан эшләнә. “Бакчабыз бик тузган, стеналары ярылып беткән иде. Бездә 30 майда чыгырылыш кичәсе булды. Шул көнне төзүчеләр дә килде. Ремонт буласын белгәч, ата-­аналар бик сөенделәр. Балалары быел укырга керәчәк әниләр, безнекеләргә яңарган бакча эләкмәде инде дип көенделәр дә. Балалар икенче йортларын танымаслар да әле. Төзүчеләргә ата-аналар исеменнән зур рәхмәт”,– дип шатлыгын бүлеште бакча мөдире Айгөл Зәйнуллина.

Сабада яшәүчеләр район үзәгендә төсен үзгәрткән бинага исә игътибар итеп йөриләрдер. Ведомстводан тыш сак бүлекчәсе офисы капиталь ремонты – быел 159нчы ПМК төзүчеләр алып барган төзелешнең иң күләмлесе. Биредә кирпеч фасад кызыллы­аклы металл кассета белән тышланган, түбәсе фальцланган калай белән яңадан ябылган. Хәзер эчтә барлык бүлмәләрнең түшәмнәре, электр чыбыклары, алыштырыла. Бер сүз белән әйткәндә, 21 миллион сумлык эш башкарыла. “Үзебезгә үзебез бәйрәм бүләге әзерлибез дисәң дә була. Объект Төзүчеләр көненә файдалануга тапшырылачак”,– диде бинада эш барышы белән танышкан 159нчы ПМК җитәкчесе Фәргать Нәбиуллин. Оешма мәгариф учреждениеләрендә “Үсеш ноктасы” проекты, “Уңайлы мохит” программасы кысаларында алып барган төзекләндерү эшләрен дә яңа уку елы башланыр алдыннан төгәлләүне планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев