Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

191 группа көллият тарихына керде

29 июньдә Саба аграр көллиятенең 10 еллык юбилее уңаеннан алдагы елларда уку йортын тәмамлаган укучылар очрашу кичәсенә җыелды.

Катнашучыларны шушы истәлекле вакыйга белән көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов тәбрикләде. Очрашу концерт номерлары, укытучылар һәм элеккеге студентларның чыгышлары белән алып барылды. Кунаклар арасында көллиятнең җиде ел элек булган беренче чыгарылыш елының 25 студенты да бар иде. Бу 191 группа көллиятнең тарихына кереп калды. Шулай ук күп еллар биредә эшләп, хәзер лаеклы ялдагы Гөлзар Галиева истәлекләре белән уртаклашты. “Мин 1982 елда килгәндә бу уку йорты училище дип атала иде. Ул вакытта 20 ел эшләү стажым булуга карамастан, без монда балалар белән бергә укытырга өйрәндек. СПТУларны бетергән вакытта, Закирҗан Бикмөхәммәтов лицей итеп үзгәртү артыннан йөрде. Соңрак кадетлар әзерләүче мәктәп оештыргач, 2008 елда көллият статусы алды”, – дип аграр көллиятебезне институтка әйләнүен көтеп торуын сөйләде. Ә тантаналы өлеш беткәннән соң, кунаклар өчен көллият буенча экскурсия оештырылды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев