Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә

Лесхоз мәдәният йортында «Күңелле стартлар» уены узды

     7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан Лесхоз мәдәният йортында «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күңелле стартлар» уены узды. «Күңелле стартлар " программасы шактый бай, эчтәлекле булды.. Командаларга йөгерү, сикерү, туп, кыршау эстафеталары белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшли белү буенча ярыштылар. «Күңелле стартлар» ның барлык этаплары киеренке рухта узды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. 
    «Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен зур спорт бердәм гаиләсе итеп хис итә алдылар! Бәйрәм мавыктыргыч һәм кызыклы булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды. Спорт мәйданчыгында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде. Үткәрелгән спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев