Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

8 МАРТ УРАМЫНДА 

Байлар Сабасындагы бу урам озын түгел, анда нибары 16 йорт урнашкан. Икесе инде буш тора. Шунысы игътибарга лаек: ул район үзәгенең үсешенә башлангыч биргән урамнарның берсе. 

Сугыштан соңгы елларда милиция бинасы янындагы елганың аргы ягында иген кыры була әле. Елга аша күпер дә салынмаган вакыт. Менә шул урыннан кешеләргә йорт салырга җир бүлеп бирә башлыйлар. Башта Тынычлык (Мирная) урамы барлыкка килә. Анда кишәрлек алырлык җир калмагач, аңа параллель тагын бер урамга нигез салына һәм ул да, ни гаҗәп, Мирная дип атала. Ике урам да бер үк исемдә була алмый бит инде. Хәйран вакыт узгач кына 1977-1978 елларда авыл Советы карары нигезендә соңрак барлыкка килгәненә 8 март атамасын бирәләр. “Бу урамга әти 1958 елда йорт сала башлады,1960 елда күчеп килдек. Ул вакытта миңа 5 яшь иде. Бер кешенең дә капка-коймасы юк, каян сукмак салып була, шуннан йөрибез. Суны ерак чишмәдән ташыдык. 1963 елда урамга су керттеләр”,– дип искә ала Фирдәвес апа Мостафина. 8 март урамына беренче күчеп утыручы гаиләләрнең берсе –Мөнәздоһа һәм Нәҗметдин Бәдретдиновлар. Аларның баянчы уллары Нәҗип хәзер Татарстанның атказанган артисты. Урам башына Чүриледән Зариповлар да кайтып урнаша. Район яшьтәше Зәйтүнә апа Зарипова – урамның иң өлкән хатын-кызы, аңа июнь аенда 90 яшь тула. 2010-2017 елларда Саба муниципаль районы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән, аңарчы да мэр буларак, Байлар Сабасының үсешенә өлеш керткән Равил Гасыймов та шушы урамдагы йортта яши. Исеме 8 Март булгач, ул шушы урамда яшәүче андагы хатын-кызларны да тиз исәпләп чыгарды. 8 Март урамында 22 гүзәл зат яши икән, 15кә якын бала бакчага, мәктәпкә йөри. “Урамыбызда яшәүчеләр бик дус, кунакчыл, капка төбендә күрше-тирә белән җыелышып кич утырулар бездә генә бар. Равил Мөбарәкович башлангычында капка яннарында бертөрле сорт агачлар утыртылды. Сабада иң матур, чиста урам безнеке”,– ди Фирдәвес ханым горурлык белән. Чыннан да, дуслык-бердәмлек дигәннән, 2019 елда биредә Яңа ел урамбәйрәме дә үткәрделәр, тамаша карарга тирә-яктан олысы-кечесе күп җыелды. Балалар өчен уеннар оештырылды һәм Мостафиннар аларга бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. “Ел да гомер иткән хатыннарыбызны да хөрмәтләр чак җиткәнен урамыбызның исеме үк искә төшереп тора. Онытмыйбыз. Барыбыз да озын гомерле булыйк”,– ди Ибраһим Мостафин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев