Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Аҗаган”да кадетлар җиңде

Шәмәрдән лицеенда “Зарница-2022” хәрби-спорт уеннарының район этабы булды.

 Укучылар автомат сүтеп җыйдылар, йөгерүдә җитезлекләрен, аркылы тимердә тартылуда көчләрен һәм башка хәрби-гамәли спорт төрләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Командалар арасында 1нче урынны Икшермә кадет мәктәп-интернаты яулады. Саба гимназиясе укучылары – 2нче, лицейлылар 3нче урынны алды. Чарада “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлекчәсе әгъзалары катнашты. Уенда катнашучылар алдында сугышчан хәрәкәт ветераннары Раиф Ягъфәров, Айрат Садыйков чыгыш ясады. Матур традиция буенча җиңүче командага “Сугышчан туганлык” оешмасы Грамотасы һәм кубок тапшырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев