Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АДРЕСЛЫ ЯРДӘМ СОҢАРМАСЫН

Социаль ярдәмгә мохтажларга ярдәмнең барыннан да бигрәк адреслы булуы әһәмиятле. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Саба социаль яклау бүлегендә үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә шушы фикер байтак чыгышларның нигезенә салынган иде.

Башкарма   комитет аппараты җитәкчесе  Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, пенсия, социаль иминият фондлары бүлекләре, мәгариф  идарәсе, медицина  учреждениесе, җәмәгать оешмалары  җитәкчеләрен инвалид балалар тәрбияләүче аналар, социаль хезмәткәрләр беркетелгән өлкән  яшьтәгеләр тыңлады һәм үзләренең  сорауларын бирде. Бергәләп хәл итәсе мәсьәләләрнең,  чыннан да, күп булуы  ачыкланды. Иң  аянычы шул, ярдәмгә мохтажларны  кайгырткан матур омтылышлар еш  кына финанслар булмау сәбәпле,  ярты  юлда  кала. Әмма, инвалидлар оешмасы рәисе Мәгъсум Галиуллин әйткәнчә, барысын да акча юклыкка  сылтап калдырып  булмый. “Ункөнлек барышында,  киләсе  елларда бөтен категория инвалидларны колачлап булмаса да, бәлки мөмкинлекләре  чикләнгән балаларны  безнең җәмгыять аша да Яңа  ел бүләкләре тарату форматындамы  яки башкачамы, искә алып китсәк, әйбәт булыр иде”,– диде оешма рәисе. Бу  фикерне II төркем инвалид Фәридә Шәфигуллина куәтләде. Ул үзеннән бигрәк, 20 ел элек читтән кайтканнан соң янына беркем  килмәгәнгә үпкәләп  ятучы күршесе өчен борчыла. “Ул балачактан инвалид, урамга чыгып  йөри алмый, күрше буларак миңа зарлана. Шуның хәлен белеп, бер пачка печенье булса да алып килсәләр, күңеле булыр иде. Открыткага да  сөенә инде  ул”,–дип уфтанды  Фәридә апа...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев