АЕК БУЛУГА НИ ҖИТӘ
Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә видеоконференция режимында үткәрелгән утырышта иң элек алкоголизмны профилактикалау чаралары турында сөйләштеләр.
Мөһим теманы кузгатуның Бөтендөнья аеклык көненә туры килүе зур әһәмияткә ия. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә алкоголь куллану кимеп, җан башына бер елга 10 литрга калган. Әмма бу нормадан 2 литрга күбрәк. Әлбәттә, норма дигәч тә, һәркем елына 8 литр спирт эчәргә тиеш дигән сүз түгел. Аек булуга ни җитә. Шунысы мәгълүм, 8 литрдан артып китсә, кеше алкоголикка әйләнергә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр куллану кимесә дә, алкогольдән агулану очраклары арткан. Әйтик, Татарстанда быел 8 айда агулануның 368 очрагы теркәлгән. Бу 2018 елның шул чоры күрсәткеченнән 10 процентка күбрәк. Агулану күпчелек очракта спиртлы сыекчалар эчүдән килеп чыга. Быелның 8 аенда республикада суррогатлар белән эш итүчеләргә административ эш кузгатылып, 39954,6 литр спиртлы сыеклык алынган. Аеруча Тукай районында бу юнәлештә яхшы эшләгәннәр. Саба районы яшел зонадагы муниципалитетлар арасына керми калган. Чөнки былтыр легаль булмаган аракы 180 литр күләмендә алынса, быел 15,9 гына. Салынган штрафлар күләме дә 4 мең сумнан артмый. Шуңа күрә без әлегә соры зонада торабыз.
Утырышта алкоголизмга һәм эчкечелеккә каршы алып барылган көрәш турында сөйләделәр, эшне тагын да нәтиҗәлерәк итү юнәлешендә күздә тотылган чаралар санап кителде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эшләгән яңа закон проектында, мәсәлән, 21 яше тулмаганнарга аракы сатуны тыю турында сүз бара. Хокук саклау юнәлешендәге муниципаль хезмәткәрләр дә әлеге өлкәдә мәгълүм эш алып бара. Быел алар катнашында 352 җинаять ачылган, 15231 административ хокук бозу кисәтелгән. Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларны ирекле халык дружиналары эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. Алар быел республикада үткәрелгән 6572 массакүләм чарада катнашканнар,135 җинаятьне ачарга ярдәм иткәннәр, административ хокук бозуларның 9364 очрагын ачыклауга булышканнар. Шул ук вакытта ирекле халык дружиналары эшчәнлегендә кайбер кимчелекләр барлыгы да билгеләп үтелде. Моңа кайбер районнарда аларның тәртип саклауга чыгу графиклары бозылуы, ДНДга тиешенчә рәсмиләштерелмәгән кешеләр алынуы яки аларның элек хөкем ителгән булулары керә. Дружиначыларны кызыксындыру чаралары да 15 муниципаль районда гына кулланылган.
Һәм соңгысы – массакүләм мәгълүмат чараларында алкоголизм проблематикасын даими күтәрүнең зарурлыгы. Быел әлеге тематика республика матбугатында, интернет-сайтларда 378 тапкыр яктыртылган. Әлеге конференциядән бу сан арту ягына үзгәргәндер дип уйлыйк.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев