Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре

Бүген кешенең туганнан алып үлгәнчегә кадәр гражданлык хәле актын, халыкчан әйтсәк, язмышын теркәүче ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели.

Дөресрәге,  "Гаилә,  балалар  һәм гражданлык  хәле  исәбен  алып бару"  турын­дагы декретка  кул куелган гадәти  көн генә  ул 18 декабрь. Шулай да  вазифаларын  башкарганда  психолог та, юрист та булган ЗАГС хезмәткәрләрен котлау  өчен  менә дигән форсат. “Минем дә иң элек хезмәттәшләремне, озак еллар эшләгән хөрмәтле  ветераннарыбызны һөнә­ри бәйрәмебез белән тәбрик итәсем килә. Без  күп түгел. Баш белгеч Ләйсән Әхмәтшина да, үзем. Шушы  хезмәткә  28  ел гомерен  багышлаган  Зөлфия  Әх­мәтшинаны, элеккеге  хез­мәттәшебез Миләүшә Вакказованы да сагынып ис­кә  алабыз. Эшләре граж­данлык  хәле  актларын теркәү белән бәйле  авыл Советы башкарма  комитеты  сәркатипләре дә бар бит әле. Барысына да  уңышлар һәм  сәламәтлек юлдаш булсын,– диде район ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәй­хетдинова һәм тиз арада безне  кызыксындырган мәгълүматлар белән дә таныштырды. Шул  ук вакытта телефоннан шалтыручылар­га да җавап биреп  өлгерә. ЗАГСка Россиянең төрле төбәкләреннән дә элем­тәгә чыгалар, до­кументлар  сорап Үз­бәкстаннан, Казахстаннан  хатлар  күп  килә икән. Быел, мәсәлән,  6000 кешегә  консульта­ция, 1279 белешмә би­релгән. Аларны актарып табу белән бәйле  күп  мәшәкатьләрдән беренчел документларны цифрлаштыру  коткарачак.   Хә­­­зерге  көндә бүлектә сак­­ланган 131меңнән ар­тык  акт язмаларының 102100е  шушы таләпкә туры  китерелгән  инде. Бердәм дәүләт реестрына 376 акт  язуы  кертелгән. Барысына да өлгерү өчен Алсу Имаметдин кызына  кайчак берьюлы ике-өч  компьютерда  эшләргә  туры  килә...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев