Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Агымсуда юшкын булмый

Бар яклап килгән кешегә бер сүз белән бәя бирер өчен озак уйлап торасы юк. Бигрәк тә җитәкче буларак бәяләүне сорап бирелгән сорауга күпләр әнә шулай “Яхшы кеше” яисә “Әйбәт кеше” дип җавап бирә.

 Офисында Данис Габдерахмановны көткән арада хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән дә шундый җавап ишеттем. Кешенең  асылы  аның белән эш иткәндә ачыла. Ә “яхшы кеше” дигән матур сыйфатка ирешүнең чишмә  башы гаиләгә барып тоташа. Миңгәр авылында тәртипле Хәлимә һәм Рәкыйп Габдерахмановлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга  килгән Данисның үзе әйтмешли, алтмышынчы елларда китап уку дигән шөгыль була әле. Укуга мәхәббәтне әти-әнисе, беренче укытучылары Вәракыя Зарипова, Рузалия  Бәйрәмова тәрбияли. Ә башлангычтан  соң Тимершыкка  йөреп уку егетне  физик  яктан  чыныктыра, спортка юл сала. Ул чорда авыл мәктәпләре советлар иле балаларын колхозчыларга алмашчылар итеп әзерләде. Даниска да тракторчы таныклыгы Ерак  Көнчыгышта хәрби  бурычын үтәгәндә ярап  куя, ә физик ныклыгы чик сакчысын спорт ярышларында һәрчак призер итә. Шул ук спорт аны пединститутның физик әзерлек факультетына да алып килә. Кем белә, әгәр 10ны тәмамлауга университетка укырга кергән булса, Данисның хезмәт биографиясе башкачарак  язылыр иде. Күрәсең,  вакыт үзе үк аны районда спорт үсешен әйдәүче лидер итеп сайлаган. Лесхоз мәктәбендә бер  ел эшләүгә, мәгариф  бүлеге башлыгы  аны балалар-яшүсмерләр  спорт  клубына директор итеп  күчерә. “Тагын бер  елдан район хакимиятендә балалар-яшьләр эшләре буенча бүлек оештырылды. Бу өлкәдә укытучым итеп Рәшит  Хәбибрахман  улын  саныйм. Күп нәрсәне аннан  өйрәндем. Кулга-кул тотышып эшләдек. Физик  культураны үстерү юнәлешендә мәгълүм чаралар   күрелде”,– ди Данис Рәкыйп  улы.  Чыннан да, 1995-2008 елларда  районда яңа спорт  объектлары төзүдә, сәламәт  яшәү рәвеше алып бару шартлары тудыруда зур  эш башкарыла. 1996 елда Шәмәрдәндә “Яшьлек” яшьләр-спорт үзәге ачылуы республика   күләмендәге тантанага әйләнгән  иде. Яңа  учреждениегә республика спорт, яшьләре  эшләре  комитеты 42 штат кына бирә.  Бина  ачылышына башка  районнардан  килгәннәр   көнләшү белән  карый. Үзәк Шәмәрдән  яшьләре  арасында зур популярлык казана. Гомумән, районда  “Олимп” балалар-яшүсмерләре  спорт мәктәбе (2000 ел),  Сабада киенү-чишенү бүлмәле  хоккей  мәйданчыгы (2000 ел), спорт  комплексы (2002 ел), Лесхозда  “Нарат” боз  сарае (2005)  ачылуы, картодромнар,  картинг-клублар эшли башлавы Данис Габдерахманов яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге җитәкчесе булып эшләгән елларга туры килә. “Әлеге объектларда күнегүләр  узган малай-кызлар республика   күләмендә мәйдан тоттылар.  Аларда шөгыльләнеп  үскән әти-әниләр хәзер спорт залларына балаларын җитәкләп киләләр”,– ди Данис  Габдерахманов куаныч белән. Моны  ул студент балалары – кызы Камилә,  улы Булат мисалында  да раслый  ала. Инде 6  яшьлек Кәрим дә фигуралы шуу белән шөгыльләнә.  Район  спорт лидерының хезмәтләре югары бәяләнеп,  аңа “Россия  Федерациясе  яшьләр  сәясәте өлкәсенең мактаулы хезмәткәре”, “Татарстанның  атказанган  физик  культура  хезмәткәре”  исемнәре бирелде.    
   Гомер дигәнең   агымсуларга тиң. Юлында юшкын  утыртмыйча, матур хатирәләр генә калдырып ага да ага. Гомернең узуы Данисның  яшьләр эшләре белән бәйле хезмәт юлына  үз төзәтмәләрен  кертә. Язмам  герое гомер уртасын хезмәт, халыкны  эш белән тәэмин итү үзәге җитәкче вазифасында  каршылады (фотода). Җиде кешелек  коллектив укучыларны хезмәткә тартуда, яшь белгечләрне оешмаларга урнаштыруда,  яңа һөнәрләрләр бирүдә, җәмәгать эшләре оештыруда мөһим программаларны гамәлгә ашыра. Данис Габдерахманов 2015  елдан районда кеше хокуклары буенча  вәкаләтле  вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе дә. Аңа тормышның бар өлкәсенә  кагылышлы сораулар белән  киләләр. Республика  кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле аппараты армиягә  китүчеләрне хезмәт урынына  кадәр озату, солдат тормышы шартларын өйрәнү буенча да зур  эш алып бара. Данис  Габдерахманов та 4 ел эчендә 20ләп хәрби  частьта булырга өлгергән. Былтыр 700 Татарстан егете утырган эшелонны Хабаровскига озатуда катнашкан. “Әти-әниләр уллары өчен тыныч булсын дип әйтәсем килә, хәзерге армия шартларын без хезмәт иткән  еллардагы белән чагыштыра торган түгел. Тынычлап хезмәт итәргә, нәрсәгә өйрәтәләр, шуны яхшы үзләштерергә генә кала”,– ди ул.
 Язманы кичә генә Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевтан кил­гән хөкүмәт телеграммасы белән тө­гәл­лик. “Хөрмәтле Данис Рәкыйп улы! Истәлекле  көнегез  уңаеннан ихлас котлыйм. Сез республикада  яшьләр сәясәте өлкәсенә нигез салучыларның берсе. Яшьләр һәм  спорт инфраструктурасын үстерүдә күп эшләдегез. Кешелеклелек сыйфатларыгыз, эшкә  сәләтегез, кеше хәленә керә белүегез, өлкән буынга карата мөгамәләгез белән сабалыларның  ихтирамын  ка­зандыгыз. Алга таба да дуслык мөнә­сәбәтләре саклансын, хезмәттә уңыш­лар  юлдаш булсын”,– диелә анда. Моңа без дә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ хаклы сузлэр язылган бу язмада! Килэчэктэ дэ унышлар телимен сезгэ, Данис!!!