Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айгөл Бариева: «Уң кулым-Сабаныкы, сул як кулым-Теләченеке»

Танылган якташыбыз Сабада «Саба якташлары» иҗтимагый оешмасы үткәргән бәйрәм концертыннан соң социаль челтәрләрдә үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты

Җирле үзидарәләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева берничә популяр җырын башкарды һәм, һәрвакыттагыча, якташларының көчле алкышларына лаек булды.

Мин үзем Казанда тусам да, әтиемнең тамырлары Сабадан, әниемнеке –Теләчедән (элек шулай ук Сабага кергән иде), балачагым Теләчедә-Иске Җөри авылында яшьлегем, 14  яшемнән алып, Сабада, Иләбәрдә, Әниемнең икетуган сеңлесендә, Исмегөл апамда үтте. Сабада беренче мәхәббәтем, иң якты хисләр, хәтирәләр, онытылмаслык мизгелләр. Минем балаларымның балачагы да нәкъ Саба якларында, Иләбәрдә үтте. Шуңа мин үземне горурланып Саба һәм Теләче кызы дип йөртәм! Уң кулым-Сабаныкы, сул як кулым-Теләченеке. Әлхәмдүлилләһ. Шундый горурланып һәм биик шатланып кайттым бүгенге якташлар очрашуыннан. Яшәсен, яраткан Сабам!!!

дип уртаклаша Айгөл социаль челтәрләрдә. Концерттан соң "Саба якташлары" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәҗит Салихов Айгөл ханымга Рәхмәт хаты тапшырды һәм яңа иҗат уңышлары теләде.Тәбрикләүләргә без дә кушылабыз!

 

фото(скрин)Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге  шәхси битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев