Айсаф Галиев истәлегенә «Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән турнир узды
Безнең геройлар
Иләбәр авылы янындагы Сабантуй мәйданчыгында махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде. Батыр егет 1991 елда Иләбәр авылында Вәсилә һәм Айдар Галиевлар гаиләсендә туган.
Гаилә башлыгы ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы булып эшли. 2002-2003 елларда Төньяк Кавказ төбәге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итү чараларында катнаша, ведомство бүләкләренә ия. Ул тугыз тапкыр район батыры, республика һәм бөтенроссия чемпионатларында призлы урыннар яулады, Татарстан Республикасының спорт мастеры.
Василә Шәйхулла кызы иҗади кеше, өлкәннәрдә һәм балаларда авыл китапханәсенең уңай имиджын формалаштырырга омтыла. 2017 елда ул «Ел китапханәчесе» Республика грантында җиңүче булды.
Галиевлар гаиләсендә җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләре һәрвакыт беренче урында тора. Алар үзләренең өч баласын чын ватанпәрвәрләр, намуслы һәм үз бурычларын батырларча үтәүчеләр итеп тәрбияләделәр.
Айсаф Галиев 2023 елның 1 май кичендә Запорожье өлкәсенең Токмак шәһәре ракета һөҗүменә дучар ителә. Өченче һөҗүм вакытында райондашыбызның гомере өзелә. Аңа нибары 31 яшь иде.
«Милләтеңнең якты кояшы син» дип исемләнгән бәйгедә Саба, Арча, Биектау, Балтач, Кукмара, Теләче районнарыннан 70кә якын көрәшче катнашты. Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә хезмәт итүчеләр килгән иде. Барлык катнашучыларга Мөдәррис хәзрәт үзенең хәер-фатихасын җиткерде. “Айсаф Айдар улы истәлегенә бу турнирны инде өченче елыбызны үткәрәбез. Миграция хезмәтендә эшләү дәвердә миңа аның белән еш аралашырга туры килде. Бик акыллы егет, үзен уңай яктан гына күрсәтте. Вакытында бөтен мәсьәләләрне хәл итеп, итеп җиренә җиткереп эшли иде. Балачактан спорт белән шөгыльләнеп, районга үзенең хезмәте белән файда китереп, яшьләргә үрнәк күрсәткән егет. Аларны искә алу хәер-фатиха булып ирешсен”,– диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.
Катнашучыларны Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге начальнигы Фәрит Гатауллин, авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмөтов, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алма Зарипов һәм башкалар сәламләде.
Турнир җиңүчеләре:
Үсмерләр арасында:
55 кг. 1. Риназ Гарипов (Иләбәр). 2. Фәнзил Зиннәтуллин (Саба) 3. Шамил Миңнуллин( (Югары Симет). 3.. 4. Ибраһим Исмәгыйлов (Төбәк).
55 кг.нан югары. 1. Илшат Ибраһимов (Югары Симет). 2. Инсаф Әхмәдуллин (Югары Симет). 3. Камил Сәләхиев (Иләбәр).
Олылар арасында
70 кг.га кадәр. Рамил Хәкимҗанов (Арча). 2. Ильяс Йосыпов (Балтач). 3. Алфред Кириллов (Иләбәр) (Саба). 4. Динар Заһидуллин (Иләбәр).
80 кг.га кадәр. 1. Булат Әхмәдуллин (Югары Симет). 2. Алмаз Биккинин (Иске Икшермә). 3. Салават Галиев (Иләбәр). 4. Инсаф Әхтәмов (Иләбәр).
90 кг.га кадәр. 1. Ришат Гобәйдуллин (Биектау). 2. Ильяс Хуҗиәхмәтов (Олыяз). 3. Алмаз Сәетов (Теләче). 4. Заһир Әхтәмов (Кукмара).
100 кг.га кадәр. 1. Илшат Идиятов (Арча). 2. Илшат Фазылҗанов (Арча). 3. Нияз Зарипов (Олы Шыңар) 4. Алмаз Гайфуллин (Шәмәрдән)
120 кг. га кадәр. 1.Делюс Закиров (Югары Симет). 2. Данис Закиров. (Олы Шыңар). 3. Илмаз Сәлахов (Тимершык).
120 кг.нан югары 1. Айзат Сәмигуллин (Өтернәс). 2. Ринат Дәүләтшин (Кукмара). 3. Эдуард Җәләлиев (Тимершык)
Призерларны бүләкләүдә район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Ватан сакчылары” фондыныҗ Татарстан буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина һәм башкалар катнашты.
Тулырак «Саба таннары» газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев