Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“АКЫЛ” КӨРӘШЕНДӘ КЕМ ҖИҢДЕ?

Саба Балалар иҗат үзәгендә районыбызның актив яшьләре катнашында «Акыл көрәше» интеллектуаль уены узды. Соңгы вакытта популярлашкан чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты, “Сабагро” җәмгыяте, гимназия, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты, “Бәләкәч” балалар бакчасы, “Яшьлек”мәдәни-спорт үзәге, Түбән Шытсу авыл җирлеге, РФ Пенсия фондының районара идарәсе командалары көч сынашты. Финанс-бюджет палатасы ике команда куйган иде.

“Акыл  көрәше”ндә бирелгән сораулар  Ватан тарихын, Россия шәһәрләрен белүгә багышланды. Гомуми эрудитка, мантыйкый  фикерләүгә, тапкырлыкка кагылышлы биремнәр дә бар  иде. Гомуми нәтиҗәләр ясаганнан соң  «Акыл көрәше» интеллектуаль уенында призлы  урыннарны  аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе, “Сабагро” җәмгыяте, гимназия командалары  алды. Уенга республикада ТР Аграр яшьләр берләшмәсе иҗтимагый оешмасы старт биргән иде. Сабада чараны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм “Яшьлек”  үзәге оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев